+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 ноябрь 2022, 19:31

Баласын гәүдәсе белән каплаган

Стәрлетамак районында булган коточкыч фаҗигале янгында сабыйларның әтисе дә, әнисе дә соңгы сулышларына кадәр аларны коткару өчен көрәшкән.

Баласын гәүдәсе белән каплаган
Баласын гәүдәсе белән каплаган

18 ноябрь төнендә Стәрлетамак районының Матвеевка авылында чыккан янгында әти-әнисе белән биш бала һәлак булуы турында язган идек. Әтиләре Морат янгыннан алып чыккан игезәк малайлар гына исән калган. Моратның энесе Алик "Башинформ" хәбәрчесенә якын кешеләренең соңгы минутлары турында сөйләгән

«Иртә белән апа шалтыратты. Мин үзем Стәрлетамакта яшим, шунда ук юлга чыктым, янгын сүндерү машинасын узып киттем. Килеп җиткәндә, урында шундый ике машина бар иде. Мин шунда өч бала һәм ата-аналарының үле гәүдәләрен күрдем. Алар одеяллар белән капланган иде. Калганнарын ярты сәгатьтән соң чыгардылар. Моратның хатыны Нина баланы каплаган, күрәсең, аны коткарырга теләгән. Аның гәүдәсе астында улы табылган, - диде Алик. - Моңа әлегәчә ышанып бетә алмыйм. Алар Иваново өлкәсеннән яңа гына тәрбиягә ике бала алган иде, аларга документлар рәсмиләштерделәр. Янгында тәрбиягә алынган дүрт бала һәм аларның үз уллары үлгән".

Фаҗига урынында күп кеше җыелган: туганнары, күршеләре, янгын сүндерүчеләр, хокук саклаучылар, муниципалитет хезмәткәрләре, психологлар, опека органнары вәкилләре.

«Барысының да сораулары күп. Барысы да нәрсәдер язалар, рәсмиләштерәләр, ләкин кешеләрне кире кайтарып булмый. Берьюлы җиде кеше ... Коточкыч», - дип өстәгән ул.

Морат, гаилә башлыгы буларак, тырышып эшләгән, микроавтобусы һәм "Лада-Ларгус" машинасы булган. Ул ил буенча йөк ташу белән шөгыльләнгән.

«Шушы ике баланы алгач, ул беркая да бармады, күбрәк өйдә булырга тырышты. Аларга килсәң, күрәсең - балаларның берәрсе әтисенең тезләрендә утырган була. Аларның барысын да яраттылар. Нина балалар, хуҗалык белән шөгыльләнде. Аларның ризыклары да һәрчак җитәрлек иде, малайлар өчен бернәрсәне дә кызганмадылар», - дигән Алик.

Биш яшьлек игезәкләр балалар бакчасына йөргән, уллары - мәктәпкә, тәрбиягә алынган балалар үсешләре буенча артта калган булган, мөгаен, аларны өйдә генә тәрбияләгәннәр.

Баласын гәүдәсе белән каплаган
Баласын гәүдәсе белән каплаган
Баласын гәүдәсе белән каплаган
Баласын гәүдәсе белән каплаган
Баласын гәүдәсе белән каплаган
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: