+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 ноябрь 2022, 05:40

Җидәүләп янып үлгәннәр...

Бүген төнлә Стәрлетамак районының Матвеевка авылында янгын чыга. Фаҗигадә әти-әниләре белән биш баланың гомере өзелә.

Җидәүләп янып үлгәннәр...Җидәүләп янып үлгәннәр...
Җидәүләп янып үлгәннәр...

Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә яза:

"Бүген төнлә Стәрлетамак районының Матвеевка авылында ике фатирлы йортта янгын чыкты. Ул җиде кешенең гомерен өзде: биш бала һәм ике өлкән кеше һәлак булды. Гаилә башлыгы ике баласын уттан чыгарырга өлгергән, аннары өенә әйләнеп кайткан һәм котыла алмаган...

Без фаҗига сәбәпләрен тикшерү белән шөгыльләнүче оператив штаб булдырдык. Аны безнең Хөкүмәт вице-премьеры Ирек Сәгыйтов җитәкләде. Җирләүне оештыру һәм аңа бәйле барлык чыгымнарны үз өстебезгә алачакбыз. Исән калган балалар турында кайгыртачакбыз. Сәламәтлек саклау министрлыгына тиешле йөкләмә бирелде. Шулай ук янгынның күрше фатирда яшәүчеләргә китергән зыянын бәяләргә һәм аларга ярдәм итәргә куштым."

Коточкыч фаҗигагә тарыган гаиләнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас