+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 ноябрь 2022, 14:46

Тайгак юлда өчләтә сак булыгыз!

Республикада берьюлы өч машина һәлакәткә тарыган очраклар да бар.Шундый авария Бөре районында булган. Башкортстан буенча ЮХХДИ хәбәр итүенчә, Уфа – Бөре – Яңавыл юлының 95нче километрында өч машина – “Киа Рио”, “Хундай Элантра” һәм “Хундай Акцент” бәрелешкән.

Тайгак юлда өчләтә сак булыгыз!Тайгак юлда өчләтә сак булыгыз!
Тайгак юлда өчләтә сак булыгыз!

Кызганычка каршы, һәлак булучы да бар: “Хундай Элантра” автомобиле водителе алган тән җәрәхәтләреннән үлгән. Өч машинадан да барлыгы биш кеше төрле имгәнүләр белән дәваханәгә озатылган. Вакыйга урынына шунда ук махсус хезмәтләр килгән. Алар авария сәбәпләрен ачыклый.
Беренчел мәгълүматлар буенча, анда Мишкә районы кешесе үз машинасында каршы юлга килеп чыга һәм “Хундай Элантра” автомобиленә килеп бәрелә. Аннары соңгысы өченче машинага барып чәкәлә.

Икенче машинада Октябрьскийдан 30 яшьлек вахтачы Айдар һәлак булган. Аның белән бергә булган 24 яшьлек хатыны исән калган, ләкин җәрәхәтләнгән һәм хәзер дәваханәдә.
Айдар үрнәкле гаилә бушлыгы булган – хатынын өзелеп яратучы ир һәм ике яшьлек кызының кайгыртучан әтисе. Ул зур нефть чыгару компанияләренең берсендә эшләгән, буш вакытларын гаиләсенә багышлаган. Әйтик, узган елда ир иң яхшы гаилә фотосурәтләренең корпоратив бәйгесендә катнашкан, күпләр ул чакта ир белән хатын арасында мондый гармония һәм үзара аңлашуны күптән очратмауларын билгеләп үткән. Шундый ир-егетне үзе сәбәпче булмаган һәлакәттә югалту аеруча аяныч.

Берьюлы өч машина бәрелешү очрагы башкалада да булган. 14 ноябрьдә Октябрь проспектындагы “Дан бульвары” тукталышы янында кичке җиделәр тирәсендә “НефАЗ”, “Форд Транзит” һәм “Лотос” автобуслары бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Форд”ның биш пассажиры зыян күргән. Алар төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә мөрәҗәгать иткән.
Һәлакәт урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре эшләгән, тикшерү башланган.

Уфа прокуратурасы пассажирлар ташу буенча хезмәт күрсәтүләрнең законлылыгына, шулай ук транспорт чараларының хәвефсезлек таләпләренә туры килүенә бәя бирәчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас