

Борай районының Алтай авылындагы янгында 1965 елгы ир һәлак булган булган, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында. Урынга оператив рәвештә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты инструкторлары һәм башка ашыгыч хезмәтләр килгән. Янгын сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана.
13 ноябрьдә Благовар районында коточкыч янгын булган. Кызганычка каршы, анда да бер кеше үлгән.
Кич белән коткару хезмәтенә Шәмәй авылыннан янгын турында хәбәр килә. Анда бер урамда янгын торак йортны ялмаган. Бирегә ашыгыч ярдәм хезмәтләре оператив рәвештә килеп җиткән. Алар янгынны 45 минут эчендә тулысынча сүндергән.
Резида ВӘЛИТОВА.