Республика халкы юлларның торышына зарлануын дәвам итә. Узган атна нәтиҗәләре буенча “Инцидент-менеджмент” системасына бу темага мөрәҗәгатьләр беренче урында булды. Барлыгы 780 заявка килгән (узган атнадагы белән чагыштырганда, 133кә кимрәк).
Республикага идарә итү үзәге аналитикасы мәгълүматлары буенча, шикаятьләрнең 88 проценты – муниципаль юлларга, 9 проценты – республика юлларына, 3 проценты федераль юлларга кагыла. “Муниципаль юллар шикаятьләрнең гомум саныннан 88 процент тәшкил итә. Болар – керү юллары, күперләр һәм башкалар”, – диде республика Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочаковская.
Популярлык буенча икенче урында – сәламәтлек саклау темасы. Елена Прочаковская белдерүенчә, бу темага мөрәҗәгатьләр саны арткан. Әлеге вакытта 568 мәсьәлә карала. ЦУР белгечләре Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә шикаятьләрнең кискен артуының сәбәбен ачыкларга ниятли. Өчлекне Торак-коммуналь хуҗалык буенча сораулар төгәлли.
Эшләнгән мөрәҗәгатьләргә килгәндә, бер атна эчендә юлларга зарланган 1202 кеше җавап алган, 742 кешегә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча аңлатма бирелгән, тагын 720 кеше төзекләндерү эшләренә ачыклык керткән. Җиде көндә белгечләр 6223 мөрәҗәгатьне эшкәрткән.
Октябрьский шәһәрендә “Нефтяник” паркын яктыртуны ремонтлау үтенечен “Инцидент-менеджмент” системасы октябрь башында тоткан. Шушында яшәүче кеше, паркның үзәк аллеясында гына яктылык бар, дип язган. Ике көннән соң Октябрьский хакимиятеннән җавап килгән: “Төзекләндерү” учреждениесе “Нефтяник” паркында фонарьлардагы лампаларны алыштырган.
Октябрьскийдан төзекләндерү темасына бәйле тагын бер мөрәҗәгать. 7 ноябрьдә халык, Песчаная урамында фонарьлар янмый, дип зарланган. Икенче көнне “Төзекләндерү” белгечләре фонарьлардагы янып чыккан лампаларны яңасына алыштырган.
Бу предприятие электр линияләрен даими тикшереп торса, мондый мөрәҗәгатьләр сирәгрәк булыр иде.
Әлеге инцидентлар системалы эшнең бер өлеше генә. Уфаның Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рәхмәтуллинның социаль челтәрдәге битендә Октябрь проспекты һәм Бессонов урамы киселешендәге тротуарны киртәләүне сораганнар. Мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системалары теркәгән. Район әлеге хәлне эшкә ала. 8 ноябрьдә койма тергезелгән, тротуар тәртипкә китерелгән.
Икенче мөрәҗәгать Р. Зорге урамындагы 37нче йортның 2нче подъезды торышына бәйле язылган. Бу – башкаланың Октябрь районы җаваплылыгы зонасы. “Идарәче оешма белән элемтәгә кердек. Подъезддагы ремонтны планга керттеләр. Халык актив, Октябрь районы хакимияте белән бергә барлык этапларны да контрольдә тоттык. Диварлар штукатурланды, киптерелде, буялды, почта тартмалары эленде”, – дип язалар ЦУРдан.
Социаль челтәрләрдә Уфада Степан Кувыкин урамындагы 14/3, 14/4 һәм 14/5 санлы йортлар ихатасындагы иске чүп бакларын алыштыруны, шулай ук контейнер мәйданчыкларын тәртипкә китерүне сорап язучылар булды. Бу хәбәр “Инцидент” системасына 23 августта килгән. ЦУР командасы, Уфа шәһәренең Киров районындагы коллегалары белән берлектә, аны эшкә алган.
Бу йортларга “Домоуправление №2” җәмгыяте идарәче компаниясе хезмәт күрсәтә. 7 сентябрьдә мәйданчыкны һәм контейнерларны яңарту мәсьәләләре буенча халык белән җыеннар үткәрелгән. Нәтиҗәдә, 1 ноябрьгә әлеге йортлар янында мәйданчыклар асфальтланган һәм яңа контейнерлар урнаштырылган.
Ел башыннан 7 ноябрьгә кадәр Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системалары контейнер мәйданчыклары төзү темасына 91 хәбәр теркәгән. Былтыр шул ук чорда алар 147 булган.
Уфада бер кеше Аврора урамы, 9/2нче йортның икенче подъезды янында пандус юклыгына зарланган. Республикага идарә итү үзәге ярдәме белән бу җитешсезлек тә бетерелгән.
Мондый вакыйгалар аерым контрольдә. Алар катлаулы, халык белән килештерү зарур, эшләү кыйммәткә төшә. Ләкин алар кемнеңдер уңайлы тормыш-көнкүреше өчен бик мөһим.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.