+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2022, 22:20

Башкортстан татарлары съездга җыелды

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстан татарлары конгрессының 25 еллык юбилеена багышланган съезд узды.

Башкортстан татарлары съездга җыелды
Башкортстан татарлары съездга җыелды
5 ел бер мизгел кебек үтеп китте һәм Башкортстан татарлары чираттагы съездга җыелды. Республикабызның төрле шәһәр-районнарыннан делегатлар, телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертүче иҗтимагый оешмалар вәкилләре, фән, мәгариф, сәнгать эшлеклеләре, дин әһелләре Башкортстан Хөкүмәте, дәүләт ведомстволары һәм оешма җитәкчеләре бергәләп милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәгенә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне тикшерде, башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм киләчәккә планнар билгеләде.
Җыелучылар съездның пленар өлеше башланыр алдыннан “Нур” театры алдында урнашкан татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Съездның пленар утырышында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосып Якубов, Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Флүзә Гайсина, мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, Мәгариф министрлыгының баш белгеч-эксперты Гөлназ Галиеваның катнашуы һәм чыгыш ясаулары да бу чараның югары дәрәҗәдә оештырылуы һәм аларның татар теле мәсьәләсенә ничек җитди карауларын күрсәтте.
Көн тәртибенә ярашлы, контроль-ревизия комиссиясе отчеты яңгырады, Уставка төзәтмәләр кертелде, Съездның резолюциясе кабул ителде.
Съезд эше чикләрендә телебезне, мәдәниятебезне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүчеләр лаеклы бүләкләрен алды. Башкортстан Республикасының Мәдәният һәм Мәгариф министрлыкларының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медальләре тапшырылды.
Чара “Нур” татар дәүләт театры артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән дәвам итте һәм, күркәм йола буенча, бергәләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: