+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 ноябрь 2022, 15:30

Башкортстанда 400ләп кеше бушлай юридик ярдәм алды

Республиканың 400ләп кешесе бер көн эчендә бушлай юридик ярдәм алды. Башкортстанда Бушлай юридик ярдәм көне узды. Безнең төбәк территориясендә кабул итүләр 59 үзәктә үткәрелде.

Башкортстанда 400ләп кеше бушлай юридик ярдәм алдыБашкортстанда 400ләп кеше бушлай юридик ярдәм алды
Башкортстанда 400ләп кеше бушлай юридик ярдәм алды
"Чираттагы тапкыр без Бушлай юридик ярдәм көннәре безнең халык өчен бик актуаль һәм кирәкле юнәлеш булуына инандык. Кызганычка каршы, социаль яктан якланмаган күп кенә кешеләрнең теге яки бу катлаулы тормыш хәлендә ничек эшләргә кирәклеге турында күзаллаулары юк. Күпләр хокукый белемсезлек аркасында еш кына намуссыз юридик компанияләр корбаннары була. Нәкъ менә шуңа күрә без алга таба да хокукый агарту һәм һөнәри хокукый ярдәм күрсәтү өстендә эшләүне дәвам итәчәкбез", - дип билгеләп үтте Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина.

Юристлар ассоциациясе әгъзалары, адвокатлар, республика Прокуратурасы, Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе, Башкортстан буенча суд приставлары хезмәтенең Баш идарәсе, республика Дәүләт юридик бюросы әгъзалары, практика узучы юристлар мөрәҗәгать итүчеләргә консультация бирделәр, хокук документларын төзүдә ярдәм күрсәттеләр.

Фото: АЮР

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас