Чара онлайн-форматта узды һәм “Балаларның һәм яшьләрнең интеллектуаль үсешен, мәдәни үзенчәлекләрен тәэмин итү һәм патриотик тәрбия бирү факторы буларак – шашкалар” темасына багышланды.
Утырышта Саха (Якутия) Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе вәкилләре дә катнашты. “Башкортстан Республикасында шашка спортын үстерүдә заманча алымнар” дигән чыгышында парламент вице-спикеры һәм халыкара шашка буенча җиде тапкыр дөнья чемпионы Тамара Тансыккуҗина республикада шашка хәрәкәте тарихы һәм казанышлары турында сөйләде.
– Шашка – Башкортстанда спортның популяр төре, – диде вице-спикер. – Хәзерге вакытта төп бурычларның берсе – спортның бу төренә халыкны күпләп җәлеп итү һәм шашка түгәрәкләре челтәрен киңәйтү, бигрәк тә авыл җирлегендә. Грантлар җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Алынган акчалар инвентарь сатып алу, методик әдәбият бастыру, республика шәһәрләре һәм районнарында бер үк вакытта уен һәм осталык дәресләре сеансларын оештыру өчен кулланыла. Планда –
Уфада шашка музее булдыру. Тамара Тансыккуҗина сүзләренә караганда, хәзерге вакытта муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында гамәлгә ашырыла торган “Взлетай” мәгариф проектына “Шашка уйнагыз!” модулен кертү мәсьәләсе хәл ителә.