-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2022, 12:00

Бердәм булсак, бергә булсак, барысы да булыр!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстан татарлары конгрессының 25 еллык юбилеена багышланган съездында бу фикер кызыл җеп булып сузылып барды.

Бердәм булсак, бергә булсак, барысы да булыр!
Бердәм булсак, бергә булсак, барысы да булыр!

5 ел бер мизгел кебек үтеп китте һәм Башкортстан татарлары чираттагы съездга җыелды. Республикабызның төрле шәһәр-районнарыннан делегатлар, телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертүче иҗтимагый оешмалар вәкилләре, фән, мәгариф, сәнгать эшлеклеләре, дин әһелләре Башкортстан Хөкүмәте, дәүләт ведомстволары һәм оешма җитәкчеләре бергәләп милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәгенә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне тикшерде, башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм киләчәккә планнар билгеләде.


Бу съездга әзерләнү гади булмаган шартларда узды: район-шәһәрләрдәге бүлекчәләрнең отчет-сайлау конференцияләре мобилизация игълан итү чоры белән туры килде. Шуңа съездны кичектереп торырырга кирәк, дигән фикерләр дә булды. Ләкин район-шәһәрләрдә узган конференцияләр әлеге очрашуның бик мөһим һәм әһәмиятле булуын күрсәтте: әнә шулай җыелышып, киңәшләшеп кенә дөрес карарлар кабул итәргә, алга таба нинди юнәлештә эшләргә кирәклеген аңлап була. Әлеге съездны үткәрү идеясен республика Хөкүмәте җитәкчелеге дә хуплады һәм урыннардагы бүлекчәләренең җыелышларын оешкан итеп үткәрүдә район хакимиятләре башлыклары да ярдәм күрсәтте.


Җыелучылар съездның пленар өлеше башланыр алдыннан “Нур” театры алдында урнашкан татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Әйткәндәй, Башкортстан татарлары конгрессы да бу һәйкәлне булдыруга үз өлешен кертте: вакытында республика җитәкчелегенә хатлар, мөрәҗәгатьләр бик күп юлланды.


Съездның пленар утырышында  республика Мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосып Якубов, Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Флүзә Гайсина, Мәгариф министрлыгының баш белгеч-эксперты Гөлназ Галиеваның катнашуы һәм чыгыш ясаулары да бу чараның югары дәрәҗәдә оештырылуы һәм аларның татар теле мәсьәләсенә ничек җитди карауларын күрсәтте.


Башкортстан татарлары конгрессы үзенең төп максатларының берсе татар милләтенә хезмәт итү, татар телен, гореф-гадәтләрен, динне саклау булса, икенчедән - республикабызда халыкара дуслыкны саклау һәм ныгыту. Бу эшләрне төрле юнәлешләр буенча тормышка ашырырга мөмкин һәм иҗтимагый оешма әгъзалары чыгышларында үзләренең ничек эшләүләре турында сөйләде, тәҗрибәләре белән уртаклашты, ата-бабаларыбыздан калган бай мирас – туган телне саклау һәм киләсе буынга тапшыру эшендәге проблемаларны атап, аларның хәл итү юлларын да тәкъдим итте.


Заһир Хәкимов үзенең чыгышында соңгы 5 елда башкарылган эшләргә тукталып, район-шәһәр бүлекчәләренә чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан татарлары конгрессының республикадагы һәрбер муниципаль берәмлектә, башкалабызның 7 районында үз бүлекчәләре эшләп килә. Әле күптән түгел генә Уфа шәһәре бүлекчәсе дә ачылды. “Армия содатлары белән көчле булган кебек, без дә урындагы бүлекчәләребез белән көчле”, - ди Заһир Әхсән улы, зур горурлык белән. Чынлап та, аларның күбесе бик актив эшли, телебезне, мәдәниятебезне саклау буенча бихисап күркәм чаралар үткәрә, байтак эшләр башкара.


Шулай ук рәис үзенең чыгышында дистә еллар дәвамында кулга-кул тотынышып эшләп килгән “Ак калфак”, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмалары, “Рамазан” милли үзәге исеменә һәм башкаларга да рәхмәтләрен җиткерде һәм милләтебезнең көче дә бердәмлектә булуын билгеләде.


Заһир Хәкимов башкарылган эшләр белән берлектә проблемаларга да тукталды. Районнарда узган очрашулар вакытында яңгыраган тәкъдимнәрне дә җиткереп, аларны съездның резолюциясенә кертергә кирәклеген ассызыклады. Мәсәлән, милли көрәш буенча, шул исәптән Башкортстан татарлары Кубогына, бәйгеләр оештырырга кирәк. Алар, үз чиратында яшьләрдә милли үзаң тәрбияләүдә бик нәтиҗәле булачак. Уфа шәһәрендә республикабыз районнары көннәрен үткәрүне тергезүне дә сорыйлар. Башкортстан юлдаш каналында татар телендә тапшырулар үз тамашачысын табар иде. Вакытында “Рәйхан” программасын күпләр яратып карады. Башкалабызда татар мәдәнияте үзәге – “Татар йорты” ачылса, телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү юнәлешендә тагын бер зур этәргеч булыр иде.


Съезд эшендә Башкортстан татарлары конгрессы Уставына төзәтмәләр кертү турында да сөйләштеләр. Шуларның берсе Совет (Милли Шура) төзү белән бәйле. Аның составына, оешма җитәкчеләреннән тыш, аксакалларны - милли хәрәкәттә дистә еллар дәвамында хезмәт иткән кешеләрне кертергә кирәк, дип билгеләнде. Алар, үз чиратында, акыллы киңәшләре, бай тормыш тәҗрибәсе белән бик зур ярдәм күрсәтер иде.


Җыелучылар президиумда утыручыларга бик күп сорауларын да юллады. Аларның кайберләрен җавап шунда ук яңгыраса, күбесен хәл итү өчен вакыт кирәк.
Телебезне саклау өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдаланырга кирәк. Бу уңайдан, залдан яңгыраган тәкъдимнәрне дә кертеп, 10 пункттан торган резолюция кабул ителде. Аларның барысы да телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү, республикабызда яшәүче төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны, бердәмлекне ныгыту, илебез өчен авыр булган вакытларда кулдан килгәнчә ярдәмләшеп яшәү белән бәйле.


Съезд эше чикләрендә телебезне, мәдәниятебезне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүчеләр лаеклы бүләкләрен алды. Башкортстан Республикасының Мәдәният һәм Мәгариф министрлыкларының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медальләре тапшырылды.


Чара “Нур” татар дәүләт театры артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән дәвам итте һәм, күркәм йола буенча, бергәләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Иң мөһиме - илебездә, дөньяда тынычлык, иминлек булсын. Ә съездлар 5 ел саен оештырылып тора һәм аның һәрберсе – үзе юбилей. Киләсе съезд 30 еллыкка багышланачак. Анысын матур итеп, зурлап үткәрергә насыйп булыр, дигән ышанычын белдерде Заһир Хәкимов.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Бердәм булсак, бергә булсак, барысы да булыр!
Бердәм булсак, бергә булсак, барысы да булыр!
Бердәм булсак, бергә булсак, барысы да булыр!
Бердәм булсак, бергә булсак, барысы да булыр!
Бердәм булсак, бергә булсак, барысы да булыр!
Бердәм булсак, бергә булсак, барысы да булыр!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас в