

Бик борынгыдан татарларга православие динен көчләп тагуның ачык мисалы булып Канбәк авылы санала.
Көчләп чукындырылган татарлар, христиан динен кабул итмичә, качып китә башлаган. Алар кеше аягы басмаган урманга, елга башына йорт корып урнаша башлаган. Үзләренчә дөнья көтә болар. Хәзер нәрсә белән яшәргә? Чыксалар моннан, боларны тотарга мөмкиннәр.
Хәзер монда урнаша торгач, бер посёлок булган болар. Канбәк авылы шулай барлыкка килә. Моны патша агентлары белеп ала.
Бала туа, аны чукындыралар. Поп та исем куша, мулла да. Татарлар мулладан исемне яшертен куштыралар. Кеше үлгәч тә поплар молебен үткәрә. Татарлар исә җеназаны яшерен үткәрә. Шулай да тирә-як авыллар бу чукындырылган татарларга кыз бирми, тегеләрнең кызларын да алмый.
Менә шулай Канбәк авылы “цивилизованный” авыл булып кала.
Шушы авылдан Садыйк дигән кеше минем белән империалистик сугышта катнашты. Берчак икебезне дә штабка чакырдылар.
Вашевысокоблагородие (II рота командиры) сорый бездән:
– Иван Захарович кайсыгыз?
– Беребез дә түгел.
– Нишләп алай?
Теге Садыйк дигән кеше:
– Минем чукындырылган исем ул, ләкин мин аны йөртмим, минем Садыйк Муллабаев дигән исемем бар, – дип җавап бирде.
Урыслар аңа шушы исемдә йөрергә кушалар (Иван Захарович), җәза бирәләр, ләкин ул барыбер үз исеменнән баш тартмады. Урыслар аны ел буе “Иван” дип атап йөртте.
Берчак Канбәккә христиан динен кабул иткән чувашларны китереп утыртканнар. Халык моны күралмый. Чувашларны мәсхәрәли, алардан көлә башлый.
Авыл очындагы керәшенгә минем бабай бара да:
– Миңа икмәк бир, – ди.
Теге әйтә:
– Мин сиңа нәрсәгә икмәк бирим, үземә җитәрлек кенә, – ди.
Бабай әйтә:
– Син аны миңа йөкләп бирәчәксең әле, – ди.
Шуннан соң бу бабай бер кешене үтерә дә, төнлә керәшен абзарына кертеп куя. Тегене салам астына яшерә.
Икенче көнне килә дә:
– Синең теге эшеңне сизгәннәр бит! – ди.
Чувашның коты оча. Шулай итеп, икмәген дә бирә, атын да бирергә була, тик яманатын чыгармасын гына.
Канбәк авылы биек тау итәгенә утырган. Китереп утыртылган чувашлар шул тау итәгендә яшәгән.
Соңрак инде авыл халкы православие динен көчләп тагуның башка милләт халыклары белән дошманлыкка илтүен аңлый башлаган һәм Ислам диненә кире кайткан.