

Башкортстан сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев бүген Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнвар-сентябрь айларында ваклап сату буенча 3,65 декалитр куәтле алкоголь сатылган, бу, 2021 елның 9 аендагы белән чагыштырганда, 4,6 процентка күбрәк.
Гыйнвар-октябрь айларында бюджетка 10,4 миллирад сум күләмендә акциз түләүләре кергән. Аларның төп өлеше сыра кайнату заводы өлешенә карый. Сыра җитештерүчеләр 6,8 миллиард сум түләгән, шуның 5 млрд. сумы «АБ Инбев Эфес» җәмгыятенеке (+15%). «Хейнекен Берләшкән сыра кайнату заводлары» җәмгыяте (+1,4%) 1,7 миллиард сум түләгән. Каты хәмер буенча акциз түләүләре 25 процентка — 3,6 миллиард сумга (+26%) арткан.
Алексей Гусев билгеләп үткәнчә, беренче чиратта алкоголь базарын сатуны легальләштерү шушы нәтиҗәгә китергән.
"Бюджет керемнәрен арттыруның тагын бер факторы - сыра кайнату сәнәгате предприятиеләрен күчемсез милеккә салым түләү буенча ташлама бирү рәвешендә дәртләндерү. Нәтиҗәдә, санкцияләр басымы һәм логистик чылбырлар бозылуга карамастан, агымдагы елда продукция җитештерүне арттыруга ирештек", - дип йомгаклады министр.