

Башкортстанда ике елдан артык “Атайсал” проекты тормышка ашырыла. Аңа Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангыч бирде. Асылда, форум активистлар, меценатлар, “Атайсал” проектында катнашучылар белән очрашу платформасына әверелде. “Атайсал” проекты порталында 2021 елның 1 мартыннан 2022 елның 15 ноябренә кадәр 11844 гариза урнаштырылган. Шуларның 742се әлегә эштә, 11036сы тәмамланган. Әлеге нәтиҗә кешеләрнең бурычларны бергәләп хәл итәргә әзер булуын күрсәтә. Муниципаль форум Башкортстан Башлыгының Грантлар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Узган вакыт эчендә “Атайсал” үзенең әһәмиятен шактый арттырды һәм республикада колачлы эшкә әверелде. Бу хакта Аскын районында узган “Минем кече Ватаным – Атайсал” форумында катнашучылар сөйләде.
– “Атайсал” – гаять зур потенциалы булган уникаль проект. Без – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров командасы, бу проектны ничек атарга һәм уңышлы гамәлгә ашырырга дип күп уйладык. Күмәк эш нәтиҗәсендә “Атайсал” исеменә тукталдык, бу башкорт телендә “Әтиемнең Ватаны” дигәнне аңлата. Республика форумын уздырганда ата-бабаларыбызның ватаны, кече Ватаныбыз нәрсә аңлата дигән сорау бирдек. Барысы да — “Русия”, “Башкортстан”, “Йорт” дигән җавап бирде. Бу, мөгаен, проектның мәгънәсен җиткерә торган сүзләр. Анда катнашу өчен гаризалар шулкадәр күп булды. 1,5 миллиард сумлык заявкалар һәм 900 миллион сумга якын акча җәлеп ителгән. Бюджет акчасының бер тиене дә тотылмаган, – диде Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев.
Аскын районында 2021 елдан бирле 608 проект башланган. Аларның барысы да диярлек тормышка ашырылды, диде район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов. Муниципалитетта учреждениеләр, мәчетләр ремонтланган, чишмәләр төзекләндерелгән, патриотик, мәдәни, спорт юнәлешендәге чараларны оештырганда һәм үткәргәндә финанс ярдәме күрсәтелә.
Район Советы депутаты Эдуард Тимергалин башлаган һәм тормышка ашырылган проектлар саны буенча лидер булып тора. Ул 31 игелекле эш башкарган. Карткисәк авылыннан Муллахмәтовлар гаиләсе 10га якын проект алып бара. Алар ел саен Карткисәк укучыларын тукландыру өчен мәктәпкә бал бирәләр. Балның зур партиясен гуманитар ярдәм сыйфатында Луганск һәм Донецк халык республикалары халкына җибәргәннәр. Муллахмәтовлар Карткисәк авылы мәчетен ремонтлауда да спонсорлык ярдәме күрсәткән. Үз хисабына авылда дини һәм спорт бәйрәмнәре үткәреп торалар.
“Танып” шифаханәсе директоры Кашшаф Ямалтдинов район чараларын оештыруда зур ярдәм күрсәтә. Ул авыл халкы мәсьәләләрен хәл итүдә булышлык итә. Мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәтүдән дә читтә калмаган, аларга минераль су җибәргән.
– Мин Аскын районында туып үстем. Биредә белем алдым. Мәктәптән соң Уфада 20 ел эшләдем. Мин үземнең район турында гел уйладым. Һәрвакыт якташларым белән аралашып яшәдем. Менә ел ярым туган җиремдә эшлим. Чыннан да, үз районыңда эшләү – зур бәхет ул. Бу залда утыручыларның күбесе белән бергә укыдым, бер парта артында утырдым, кемдер – күрше иде, кемдер – туганым, дусларым бар. Безнең команда туган районы чәчәк атсын өчен бөтен көчен куя. Бүген эш нәтиҗәләре күренә, ләкин без туктап калырга тиеш түгел, алдыбызга яңа максатлар куярга кирәк. Игелекле эшләребезне дәвам итәчәкбез, киләчәккә идеяләр, планнар һәм ниятләр күп, — диде Динис Йосыпов.
Әлеге вакытта барган махсус хәрби операция халык аңында күп нәрсәне үзгәртте. Урал Килсенбаев “Атайсал” проекты да яңадан каралачак, дип белдерде. Төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда яшәүчеләр фронтка ирекле ярдәмче булып барырга теләк белдерә. Ә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, ир-атлар хәрби күнекмәләрен камилләштерергә киттеләр һәм шулай ук дәүләт куйган бурычларны үтәргә әзер. Радий Хәбиров күп тапкырлар хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады һәм бу эш югары дәрәҗәдә оештырылачак та.
Форумның тагын бер мөһим өлеше гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы һәм социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы социаль юнәлештәге коммерция карамагында булмаган оешмаларга Башкортстан Башлыгы грантларын бирүгә конкурс игълан итү булды. Конкурс 2023 елда мини-грант форматында узачак. Грантның максималь күләме 500 мең сум тәшкил итәчәк.
Форум ахырында эстафета Кырмыскалы районына тапшырылды.
Ример НАСРЕТДИНОВ.