Бүгенге язмабыз герое һәм юбилярыбыз Мөниров Яхия Ногман улы да нәкъ әнә шундый 100 елга бер туа торган феноменаль һәм данлыклы шәхесләрдән. Шәхсән миңа аның хакында 80 һәм 85 яшьлек юбилейлары уңаеннан да “Кызыл таң” гәзитендә җылы һәм җанлы гына очерклар әзерләргә насыйп булды. Электән ишетеп кенә белгән Башкортстанның мәгариф үсешендә гаять тирән эз калдырган Балтач районының данлыклы директоры һәм район мәгариф бүлеге мөдире Яхия Мөниров, аның бай тормыш һәм хезмәт юлы белән якыннан танышу ул вакытта ук бу шәхескә карата гаять тирән хөрмәт һәм ихтирам, таң калдырырлык дәрәҗәдә соклану уяткан иде. Гәзитебез, гомумән, республика матбугаты белән әле узган гасырның 60нчы елларыннан ук хезмәттәшлек иткән Яхия Ногман улы, соңгы ун елда “Кызыл таң” редакциясе белән аеруча тыгыз бәйләнеш урнаштырып, шушы чорда саллы-саллы мәкаләләре, күләмле язмалары белән безне дә, басмабыз укучыларын да сөендерүен һәм сокландыруын, арытаба да дәвам итте. Бу җәһәттән соңгы биш елда гына да “Кызыл таң” гәзите битләрендә берничә санда Яхия Мөнировның “Илнең шанлы тарихында нәселем яралары...”, “Танып аны... диңгезгә илтте!”, “Каһарманлык — каныбызда!” һәм башка күпсанлы бай тарихи документлар һәм архив материаллары нигезендә әзерләнгән тирән эчтәлекле саллы мәкаләләре дөнья күрде. Туган төяге — Балтач районының Түбән Карыш авылы тарихы, данлыклы якташларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән хәрби һәм хезмәт батырлыгы моңа кадәр билгеле булмаган бик күп тарихи документлар, исемлекләр белән баетылып, чын мәгънәсендә, тергезелеп һәм яңа баштан эшләнеп, рәсми матбугат битләрендә дөнья күрде. Мәсәлән, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнгән чорда Яхия Мөниров Балтач районының Түбән Карыш авыл Советына караган торак пунктларда сугышта катнашучыларның һәм тыл хезмәткәрләренең исемлекләрен тулысынча тергезеп, тулыландырып, югары дәүләт наградаларына лаек булган данлыклы якташлары турында хәтерне яңарту белән бергә, “Кызыл таң” гәзитенең тугыз санында әлеге исемлекләрне дә ничек бар шулай, беркемне дә төшереп калдырмый, бастырып чыгаруга иреште! Шул рәвешле “Кызыл таң” гәзите аша ул чын мәгънәсендә якташларының Бөек Ватан сугышындагы хәрби һәм хезмәт батырлыгына тере һәйкәл куйды! Әйткәндәй, гәзитебездә дөнья күргән шушы һәм башка фундаменталь хезмәтләре өчен Яхия Мөниров берничә тапкыр “Кызыл таң”ның ел лауреаты” дипломы, Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнде.
Туксан яшь үренә аяк баскан көннәрдә исә һәрдаим эзләнүдә, эштә булган тынгысыз мәгариф ветераны Яхия Мөниров улы Ильяс Мөниров белән берлектә олы бер гыйльми-тикшеренү институтларының авторлар коллективы гына башкарырдай 500 биттән торган (!) тарихи-публицистик хезмәт, чын мәгънәсендә монография әзерләп таң калдырды! Бу көннәрдә нәшер итүгә әзерләнгән әлеге хезмәт тулысынча Яхия Мөнировның кече ватаны — Балтач районының Түбән Карыш авылына багышлана. Һәм алай гына да түгел. Әйтик, шул ук хәзерге Балтач районының Түбән Карыш авылы тарихына, аның барлыкка килү һәм үсеш этапларына багышланган бүлектәге Русия һәм Башкортстан архивлары материалларыннан, башка чыганаклардан алынган бай мәгълүматлардан чыгып, гомум төбәктәге, республикадагы авыллар тарихын, күчеш процессларын да ачык күзалларга мөмкин. Мәсәлән, шәхси үзенең мисалында, Яхия Мөниров моңа кадәр кабул ителгәнчә, Балтач районы Түбән Карыш авылының 1698 елда түгел, ә 1650 елда һәм патша указы нигезендә бу төбәккә хәрби хезмәт башкару өчен җибәрелгән мишәрләр тарафыннан нигезләнүен, тәгаен документлар китереп, бернинди шик калдырмаслык дәрәҗәдә исбат итә алган. Һәм китаптагы һәр фикер, һәр нәтиҗә шундый документлар, нигезләүләр белән ныгытылып бара!
Ә инде гыйльми-тикшеренү хезмәтенең Мөнировларның нәсел тарихына, шәҗәрәсенә һәм Түбән Карыш авылының үсеш этапларына, колхозлашу чорына, авылдашларының Бөек Ватан сугышындагы каһарманлылыгына һәм бүгенгесенә багышланган өлешләре, чын мәгънәсендә үзләре өчен дә, Түбән Карышка да тере һәйкәл булып тора. Бу җәһәттән шундый зур эшкә алынып, аны җиренә җиткереп башкарып чыга алган аталы-уллы Яхия һәм Ильяс Мөнировларга фәкать “афәрин”, дияргә кирәк, һәм әлеге китап басылып чыкканнан соң, без аңа, һичшиксез, яңадан әйләнеп кайтырбыз әле.
Әлегә исә сүзне юбилярыбыз хакында дәвам итик. 90 яшь үрендә дә гыйльми институтлар башкарырдай эшләрне әйдәп барырлык акыл куәсе, егәрлелек, тормыш энергиясе кайдан килә соң Яхия Ногман улына? Галилек һәм галимлек, зирәклек һәм тирән акыл тамырлары кайда илтә, аксакаллык һәм олпатлылык сыйфатлары кайдан килә? Әлеге сорауларга җавап бирү өчен, әйдәгез, Яхия Мөнировның нәсел шәҗәрәсенә, ул узган бай тормыш һәм хезмәт юлына, аның бүгенгесенә күз салыйк. Шәт, шуннан соң барысы да аңлашылыр.
Мөнировларның нәсел шәҗәрәсе төбәк тарихында тирән эз калдырган Агей Алмашевка һәм Акбирде Тымаевка барып тоташа. Югарыда телгә алынган патша указы нигезендә алар бүгенге Башкортстан Республикасының Балтач районына хәрби хезмәт башкару өчен җибәрелә. Тарихи документлардан күренүенчә, алар патша тарафыннан бирелгән җирләрдә Түбән Карыш авылын нигезләүчеләр арасында да була. Һәм шул рәвешле Алмашевлар һәм Тымаевлар нәселе вәкилләре 200 ел (!) дәвамында мишәр гаскәрләре сафында тугрылыклы һәм намус белән патша Хөкүмәтенә хезмәт итә, бик күп сугышларда һәм хәрби операцияләрдә катнаша, тәртип һәм тынычлыкны саклый. Күрсәткән батырлыклары һәм намуслы хезмәте өчен байтак дәүләт наградаларына, хәрби дәрәҗәләргә ия була. Менә кайдан килә ул Яхия Мөнировта хәрбиләрчә катылык, ныкышмалылык, максатка омтылучанлык, төгәллек һәм тәртип ярату! Баксаң, моның 200 еллык тарихы бар икән бит!
Яхия Ногман улын Башкортстан мәгарифе күгендә чагу йолдыз дәрәҗәсенә күтәргән мәгърифәтчелек тамырлары да әлеге нәселдә, һай, тирәнгә илтә. Мәгълүм булуынча, 1788 елның 22 сентябрендә патша Екатерина II Уфада Диния нәзарәте булдыру турында указга кул куя. Әлеге указ нигезендә имам-хатыйблар вазыйфасына, беренче чиратта, патша хөкүмәтенә намус белән хезмәт иткән, халык арасында дәүләт идеологиясен һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген алып барырлык төпле белемле кешеләр һәм аеруча алар хәрби сословие вәкилләреннән сайланган. Шулай итеп, ХIХ гасыр уртасыннан Алмашевлар — Мөнировлар Түбән Карыш авылында дини, рухи, мәгърифәтчелек, идеология эшчәнлеген тулысынча үз кулларына ала һәм унике буын дәвамында (!) аны үрнәкле итеп, намус белән алып бара. Шушы вакыт эчендә һәркайсы укып, указлы мулла дәрәҗәсен алган Мөнировлар төбәктә зур өч мәчет күтәрә, алар каршында мәдрәсәләр ачып, аларда дини һәм дөньяви белем бирү белән шөгыльләнә. Ягъни легендар педагог Яхия Мөнировтагы мәгърифәтчелек тамырлары ерак ХIХ гасырга барып тоташып, сутны әле имам-хатыйб бабалары нигез салган традицияләрдән ала булып чыга!
Ни аяныч, нәкъ әнә шул төбәктә мәгърифәтчелек эшчәнлеген әйдәп баручы дини лидерлар булу аркасында Мөнировларга бик күп газаплар кичерергә дә туры килә. 1921 елда картәтиләре Габделмөнир мулла вафат булгач, өченче мәхәллә мәчете имам-хатыйбы булган улы Фәйзрахман һәм аның гаиләсе өстенә бихисап нахак гаепләр ташлана. Әлеге затлы нәсел көче белән күтәрелгән өч мәчет тә 1930 елларда сүтелеп, клуб һәм ике мәктәп итеп үзгәртеп төзелә.
Ата-бабалар мирасы булган мәчетләрнең җимерелүенә, кырын карашларга түзә алмыйча, Яхия Мөнировның әтисе Ногман Мөнир улы, гаиләсен алып, авылдан Карабаш шәһәренә чыгып китәргә мәҗбүр була. Яңа урында да ул югалып калмый, шахтага эшкә урнаша һәм тиз арада җитәкчелекнең дә, коллективның да ышанычлы кешесенә әверелә. Ни аяныч, аның гомере генә бик иртә, 1941 елның 11 гыйнварында, шахта басып, фаҗигале рәвештә өзелә. Әниләре, берсеннән-берсе бәләкәй 12, 8 һәм 2 яшьлек өч баласы белән 40 яшь үрендә тол кала...
Ихтимал, бу фаҗига икенче бер гаиләдә булса, балаларның язмышы бөтенләй башкача булыр иде. Тол хатынга да, ул еллардагы тәртип буенча, балаларны дәүләт карамагына тапшырырга тәкъдим итәләр. Әмма олы йөрәкле ана кырт кисә: “Балаларны чит җирдә калдырмыйм”, — дип авылдан-авылга ат яллап, гаиләне Түбән Карышка алып кайта.
— Авылда гаиләбезне ватык тәрәзәле өй, җимерелгән читәннәр каршы алды. Ярый әле әниемнең Татарбай авылында яшәүче абыйсы Корбангали ярдәм кулы сузды: тәрәзәләргә пыялалар куйды, икәү бергә киртә тоттык. Шулай итеп, 8 яшемдә минем өчен олы тормыш башланды, — дип хәтерли ул елларны Яхия Мөниров.
Илдә коточкыч сугыш бара. Тирә-юньдә дә, гаиләдә дә ачлык- ялангачлык, өстәвенә, юк-юк та, кулак, мулла токымы булуларын да хәтерләренә төшереп торалар. Мондый хәл-шартларда балаларның өчесенең дә югары белем алуы түгел, урта мәктәпне тәмамлавы да гайре табигый хәл кебек. Әтиләрен дә алыштырган әниләре исә берүзе шушы максатка ирешә! “Сез — мәгърифәтчеләр нәселеннән, шул хакта беркайчан да онытмагыз”, — дип еш кабатлый ул, балаларын белемгә өндәп. Һәм коточкыч заман авырлыкларына, нахак гаеп, кыерсытуларга карамастан, тормыш арбасына тешләре белән чат ябышкан Мөнировларның өчесе дә әниләре теләгенә тугры кала, һәркайсы югары белем алып, лаеклы, үрнәкле хезмәт юлы үтә. Яхия Ногман улы исә ерак ата-бабаларыннан килгән мәгърифәтчелек эшчәнлеген яңа югарылыкка күтәреп, аны төбәктә генә түгел, республика, ил күләмендә дә танытуга ирешә.
1958 елда Бөре педагогия институтын яхшы билгеләргә тәмамлап, яшьлек һәм хезмәт дәрте ташып торучы, студент елларыннан ук үзен талантлы оештыручы, лидер итеп таныткан Яхия Мөнировны туган төбәге Балтач районының Зиләзекүл җидееллык мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. Әйтергә кирәк, хезмәт юлының башында ук Яхия Мөниров үзен талантлы педагог, таләпчән һәм булдыклы җитәкче итеп таныта.
Кыска гына вакытта аның җитәкчелегендә мәктәп бинасына капиталь ремонт үткәрелә, аның ихатасы коймалап алынып, биредә яшелчә, җиләк-җимеш бакчасына нигез салына. Укыту процессына үз һөнәренең осталары булган талантлы мөгаллимнәр җәлеп ителә, заманча техника, тиешле әсбаплар белән җиһазландырылган яңа кабинетлар булдырыла. Нәтиҗәдә, укучыларның белем сыйфаты яхшыра, Зиләзекүл мәктәбендәге тәҗрибә белән исә башка коллективлар да кызыксына башлый.
Моны күреп район җитәкчелеге, биредәге алдынгы тәҗрибәне барлык район мәктәпләренә дә тарату максатында булса кирәк, булдыклы, яшьлек дәрте ташып торучы җитәкчене 1962 елда мәгариф бүлеге мөдире вазыйфасына тәгаенли. Әйтергә кирәк, Балтач һәм Борай районнары берләштерелү сәбәпле, Шавъяды мәктәбенә директор итеп күчерелгәнгә кадәр, бу вазыйфада бер ел эшләү дәверендә дә Яхия Мөниров республикада киң билгелелек яулап, мәгариф күгендә янә бер тапкыр чагу йолдыз булып балкырга өлгерә. Эш шунда, 60нчы еллар башында республикада барлык балаларга да сигезьеллык белем бирүгә күчү бурычы куела. Тиешле вакытта бу бурыч Балтач районында гына үтәлә. Ахырда балтачлылар тәҗрибәсе КПСС Өлкә комитеты бюросында хуплау таба, Яхия Ногман улы исә әлеге юнәлештәге алдынгы эш тәҗрибәсе турында укытучыларның август киңәшмәсендә күләмле доклад белән чыгыш ясый.
Аз гына читкәрәк китеп, шуны да әйтеп узыйм: Яхия Мөнировның КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре Зыя Нуриев шәхсән үзе хуплаган әлеге чыгышы соңыннан мәкаләләр рәвешендә бастырыла, радио-телевидениедә яңгыратыла. Бу үз чиратында Яхия Мөнировның бүген инде алтмыш елдан артык дәвам иткән киңкүләм мәгълүмат чаралары, шул исәптән “Кызыл таң” гәзите белән тыгыз хезмәттәшлегенә, дуслыгына да ныклы нигез сала.
Әлбәттә, Яхия Мөнировның район мәгариф бүлеге мөдире вазыйфасында да, Зиләзекүл һәм Шавъяды мәктәпләре җитәкчелегендә дә үрнәкле эшчәнлеге нәтиҗәсез генә үтми. Дәүләт тарафыннан аның бу чордагы югары казанышлары Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы һәм “РСФСРның мәгариф отличнигы” билгесе, КПСС Өлкә комитетының Мактау грамотасы белән хөрмәтләнсә, икенче яктан, аңлашыла, җитәкчелек баскан урынында ут уйнаткан, төпле, эзлекле, булдыклы җитәкче кадрга тагын да җаваплырак вазыйфа бурычлары әзерли. Башкача әйтсәк, Балтач төбәгендә мәгариф киләчәген, аның алгарышлы заманча үсеш баскычларын, шул рәвешле әлеге алдынгы тәҗрибәне республика күләмендә эшкә кушу үрнәкләрен нәкъ аның йөзендә күрә. Бәлки, нәкъ шуңа күрә дә 1969 елда Балтач районы яңадан тергезелгәч, мәгариф бүлеге мөдире итеп берсүзсез Яхия Мөниров тәгаенләнә.
Әлбәттә, әлеге карардан җитәкчелек тә, район халкы да, һичшиксез, ота. Чөнки әлеге вазыйфада 18 ел эшләү дәверендә Яхия Мөниров, район һәм тармак җитәкчелеге белән берлектә, әлбәттә, район мәгарифе өлкәсендә чын-чыннан инкыйлаб ясап, аны нигездән үзгәртеп корырга һәм бөтенләй яңа дәрәҗә үсеш баскычына чыгаруга ирешә. Язганнарыбыз нигезле булсын өчен, аны тәгаен саннар, мисаллар белән ныгытыйк.
Бары тик 1970-85 елларда гына да районда 31 мәктәп, аларга 9 янкорма, янә шулкадәр ашханә, 6 остаханә, 9 интернат, 11 балалар бакчасы, укытучылар өчен 48 фатир төзелеп файдалануга тапшырыла. Нәкъ әлеге колачлы төзелешләр нәтиҗәсендә 1985 елга балаларның 94 проценты бер сменада укый, 6 яшьтәгеләр әзерлек сыйныфларына йөри башлый.
Әйткәндәй, Яхия Мөниров башлангычы белән Балтач районы КПСС Үзәк Комитетының һәм СССР Министрлар Советының “Яшьләрнең гомуми урта белем алуына күчүне тәмамлау һәм урта белем бирү мәктәпләрен арытаба үстерү турында” карарын да илдә иң беренчеләрдән һәм үрнәклеләрдән булып тормышка ашыра. 1974-75 уку елына әзерлек һәм әлеге карарны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча район РСФСР Мәгариф министрлыгының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә. Ә 1983 елда Балтач районы СССР Мәгариф министрлыгының күчмә Кызыл Байрагына лаек була.
Укыту процессында белем сыйфатын үстерү белән беррәттән, хезмәт тәрбиясенә, эшче һөнәрләрне пропагандалауга да зур игътибар бирелә. Бу максатта барлык урта мәктәпләрдә дә ике-өч хезмәт кабинеты оештырыла. 12 мәктәптә — тракторчылар, 2 мәктәптә — водительләр, 8 мәктәптә — терлекчеләр, 1 мәктәптә төзүчеләр әзерләнә. Бу максатта 20 трактор, 16 машина, тагылма инвентарь сатып алына, трактордром төзелә, укучылар арасында җир сөрүчеләр, савучылар, яшелчә, чәчәк үстерүчеләр ярышлары оештыру матур традициягә әверелә. Әлеге эшчәнлекнең анык нәтиҗәләре: 1982-84 уку елларында район мәктәпләреннән 996 укучы аттестат белән бергә тракторчы-машинист, 218е — шофер, 278е — терлекче, 518е — яшелчәче, 21е төзүче таныклыгы алып чыга.
Укыту процессында белем бирү сыйфатын иң югары дәрәҗәгә күтәрү максатын куйган Яхия Ногман улы 1985 елга район мәктәпләрен педагогик кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен дә тулысынча хәл итүгә ирешә. Аерым игътибарны ул башлангыч мәктәпләрне һәм сыйныфларны югары әзерлекле укытучылар белән тәэмин итү мәсьәләсенә юнәлтә. Биредә иҗади эшләүче укытучылар махсус рәвештә сайлап алына, алар өчен семинарлар, педагогик укулар даими үткәрелә. Күрелгән чаралар, үз чиратында, районда белем бирү сыйфатын сизелерлек күтәрү мөмкинлеге бирә. Үзгәртеп корулар чоры башлануга укучыларның өлгереше 99,9 процентка җитә!
Хезмәт юлының тәүге чорында үзе нигез салган мөһим башлангычларны дәвам итү һәм үстерү җәһәтеннән дә район мәгариф бүлеге мөдире Яхия Мөниров зур эш башкара. Әйтик, Шавъяды сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшләгәндә ул тәүге тарих-туган якны өйрәнү музее оештырган булса, хәзер аларның саны районда унбергә җитә һәм музейларның барысы да паспорт ала. Яхия Ногман улының икенче башлангычы — урта һәм сигезьеллык мәктәпләр каршында педагогик белем бирүнең халык университетлары оештырыла. Бу җәһәттән район республика конкурсында беренче урынга чыга һәм БАССР Мәгариф министрлыгының күчмә Кызыл Байрагы, РСФСР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ә Сәйтәк мәктәбе әлеге юнәлештәге эшчәнлеге өчен СССРда беренче урынга чыга.
Гомумән, Яхия Мөнировның мәгариф бүлеге мөдире вазыйфасындагы ике дистә елга якын хезмәт дәверен район мәгарифе үсешендә алтын чор буларак карарга мөмкин, чөнки нәкъ шушы елларда Балтач районы мәгарифнең барлык юнәлешләре буенча да республикада әйдәүче төбәккә, алдынгы педагогик тәҗрибә үзәгенә әверелә.
Шушы урында барлык гомерен район мәгарифенә багышлап, анда чын мәгънәсендә бер чор, дәвер булдыруга ирешкән, югары казанышлары республика, ил күләмендә киң танылу алган хезмәт кешесе турында язманы тәмамларга да булыр иде. Әмма Яхия Мөниров белән булган очракта түгел.
1996 елда Балтач районы хакимияте башлыгы итеп тәгаенләнгән Айрат Мәгъзүмов кечелеклелек белән остазы, хаклы ялдагы ветеран-укытучы Яхия Мөнировны үзе янына чакырта. Сөйләшү озак була. Хәер, башкача ничек булсын инде! Илдә барлык тармакларда да хаос хөкем сөрә. Хәзер килеп ул пычрак кулы белән мәгариф тармагының да муеныннан алырга омтыла. Тәртипсезлек, анархия, җинаятьчелекнең мәктәпләргә үтеп керү очраклары турында әледән-әле ешрак ишетелә. Өстәвенә, дөнья күләмендә югары бәһаланучы совет мәктәбе системасын юкка чыгару бара. Боларга бернинди хәл-шартларда да юл куярга ярамый, һич тә югы Балтач төбәгендә... Хакимият башлыгы сүзне шундыйрак юнәлештә алып бара һәм ил мәгарифендәге хәлләр өчен җаны болай да әрнегән ветеран-педагогны районның башкаларга юнәлеш күрсәтүче иң зур 1нче Иске Балтач урта мәктәбенә директор булып барырга күндерә.
1200 бала белем алучы, 100дән артык педагог эшләүче мәктәпне кулга алу Яхия Ногман улы өчен ул катлаулы чорда ничек булгандыр, иллә мәгәр илке-салкылыктан чыгарга теләмәгән бик күпләргә бер-ике ел эчендә үз урынын калдырырга туры килә. Аның каравы, педагогик коллектив чын-чыннан үз һөнәренең осталары булган, мәгариф өчен җан атып эшләүче укытучылар белән тулылана һәм алар Яхия Мөниров җитәкчелегендә яңа шартларда яңа заман алгарышлы мәгарифен оештыру эшенә җигелә.
Беренчедән, мәктәп бинасына капиталь ремонт үткәрелә, ә аның территориясе зәвык белән бизәлеп, заманча төзекләндерелә. Икенчедән, белем бирү учреждениесенең матди-техник базасы күзгә күренеп яхшыра. Үзгәртеп кору чорында онытылып калган хезмәт тәрбиясе тергезелә. Бу максатта дистәдән артык агач эшкәртү станогы белән коралландырылган мәктәп остаханәсе, кызлар өчен хуҗалык эшләренә өйрәтү кабинеты булдырыла. Икенчесендә заманча 22 данә тегү машинасы урын ала. Янә килеп, заманча җиһазландырылган 28 укыту классы, 2 информатика кабинеты оештырыла. 31 заманча компьютер һәм оргтехника белән коралланган кабинетлар районда беренчеләрдән булып глобаль челтәргә тоташтырыла. Өченчедән, мәктәп районда гына түгел, республикада да тәүгеләрдән булып профильле укыту методикасына күчә. Атап әйткәндә, мәктәп физика-математика һәм химия-биология юнәлешендәге сыйныфлар булдыра. 2002 елдан башлап исә мәктәп иң сәләтле укучыларны лицей сыйныфларында да әзерли башлый. Бу максатта укыту процессына Бөре педагогия һәм Башкортстан Мәгарифне үстерү институтларыннан да галимнәр җәлеп ителә. Аның каравы, мәктәпне һәм лицей сыйныфларын тәмамлаучылар югары белем сыйфаты белән сөендерә. Мәсәлән, лицей сыйныфларын тәмамлаучы 24 укучының 23е ел саен югары уку йортларына керә, берсе урта һөнәри белем бирү учреждениесендә укуын дәвам итә.
Арытаба мәгариф системасында инновацион эшчәнлекне үстереп, Яхия Мөниров мәктәптәге укыту процессына җитәкчелек итү өчен Бөре педагогия институты галимнәре белән берлектә 5 кафедра — гамәли математика, филология, гомум дисциплиналар, эстетик цикл һәм башлангыч сыйныфлар кафедраларын оештыра. Шушында ук әлеге кафедралар җитәкчеләре белән берлектә укучыларның гыйльми җәмгыяте эшли башлый. Бу исә мәктәптә белем бирү сыйфатының тагын да югарырак баскычка күтәрелүе, укучыларның республика һәм ил күләмендәге мәртәбәле бәйгеләрдә тагын да югарырак уңыш-казанышлары белән билгеләнә. Мондый эшчәнлекнең нәтиҗәсе — Яхия Мөниров җитәкчелек иткән чорда 1нче Иске Балтач урта мәктәбе барлык позицияләр буенча да районда янә беренче баскычка күтәрелә, аның укучылары исә белем сыйфаты буенча да, һөнәри осталык ягыннан да, тәртибе, мораль-әхлакый, тотрыклылыгы белән дә башкалардан сизелерлек аерылып тора. Кыскасы, бүген Хөкүмәт җитәкчелеге, Мәгариф министрлыгы тармак алдында билгеләгән мөһим бурычларны Яхия Мөниров 1нче Иске Балтач урта мәктәбе мисалында әле 2000 елларда ук тормышка ашыра! Бәлки шуңа күрә дә район җитәкчелеге һәм яраткан мәктәбе коллективы аны эшеннән бары тик 74 яше тулгач, 2006 елда гына җибәрә.
Яхия Мөнировның мәгариф үсешенә керткән күпсанлы хезмәтләре Башкортстанның атказанган укытучысы, РСФСРның һәм БАССРның халык мәгарифе отличнигы, “Почет билгесе” ордены, СССРның һәм Русиянең дистәгә якын медале, Башкортстан Президентының Рәхмәт хаты, СССР, Русия һәм Башкортстан Мәгариф министрлыкларының күпсанлы Мактау грамоталары, Балтач районының шәрәфле шәхесе исеме, башка бик күп югары исемнәр һәм бүләкләр белән билгеләнгән. Бүген исә аның мәгариф, мәгърифәтчелек, фән өлкәсендәге данлы юлын үзләре остазлар сыйфатында күпсанлы укучылары белән бергә, балалары, оныклары, туруннары да дәвам итә. Тормыш иптәше, республикада шулай ук, данлыклы укытучы Илүсә Хәсән кызы белән алар дүрт балага төпле белем һәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Өлкән кызлары Зөһрә — Уфада билгеле табиб-гастроэнтеролог, Башкортстанның атказанган табибы, уллары Ильяс һәм Рөстәм югары дәүләт власте органнарында, Илдар төзелеш тармагында хезмәт салды. Бүген инде Илүсә һәм Яхия Мөнировлар җиде онык-оныкаларының, туруннарының уңыш-казанышларына сөенеп яши. Ә алар арасында югары белемле педагоглар гына түгел, Мөнировлар нәселенең мәгърифәтчелек йолдызын ил һәм дөнья күгендә балкыткан иң мәртәбәле гыйльми институтларда җаваплы вазыйфалар биләүче фән докторлары һәм кандидатлары да бар. Һәм, бирсен Ходай, киләчәктә алар, һичшиксез, академиклар дәрәҗәсенә дә күтәрелер әле!
Кыскасы, данлыклы Алмашевлардан, Тымаевлардан башлангыч алып, Мөнировларның ата-бабалары тарафыннан үстерелеп, Яхия Ногман улы яңа югарылыкка чыгарган күркәм традицияләр яшь буын тарафыннан бүген инде федераль, дөньякүләм дәрәҗәдә дәвам иттерелә. Иң сокландырганы шул: Яхия Мөниров 90 яшь үрендә дә тән һәм җан сәламәтлегендә, камил акыл белән шушы процессларның уртасында кайнап яши, аларны тормышка ашыруга, үстерүгә, камилләштерүгә лаеклы өлеш кертә, Мөнировлар нәселенә генә түгел, барлык Балтач төбәгенә һәйкәл булырлык, гыйльми институтлар гына эшли торган олы хезмәтләр башкара! Афәрин, юбиляр, афәрин ветеран, хезмәт каһарманы! Ходай насыйп итеп, бер гасырлык юбилеегызны да әлегәчә нык булып, күңел көрлегендә каршыларга язсын! Сезнең барлык, эш тәҗрибәсе, Сез чәчкән мәгърифәт нуры балаларыгыз, якыннарыгыз өчен генә түгел, күпсанлы якташларыгыз, укучыларыгыз өчен дә, утыз ел дәвамында төп кыйбладан тайпылып, ниһаять, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә алынган илнең мәгариф системасына да, дәүләт дәрәҗәсендә идеологик юнәлешне дөрес билгеләү өчен дә бик кирәк! Шуны белегез!
Илдар Фазлетдинов,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.