Анда Федераль казначылык һәм аның урындагы органнары, республика Финанс министрлыгы һәм Прокуратура вәкилләре, республика вузлары ректорлары катнашты.
Оештыру комитетында хәбәр ителгәнчә, чараның беренче өлешендә коррупциягә каршы плакат, буклет, коррупциягә каршы юнәлештәге видеоматериаллар һәм сәхнә осталыгы конкурсларына йомгак ясалды. Финалга өч яшь төркеме авторларының 353 эше узды. Суперфинал киләсе елның маенда "Сириус" федераль территориясендә үтәчәк.
Программа «Коррупциягә каршы тору: яңа таләпләр һәм үсеш стратегиясе» конференциясе белән дәвам итте.
«Дәүләт органнарының, тиешле структураларның, иҗтимагый оешмаларның һәм гражданнарның үзләренең уртак эшчәнлегендә каршы торырга мөмкин булуы мөһим. Коррупциягә каршы көрәш һәркемнең эчке ышануыннан башлана һәм безнең гамәлләребездә тормышка ашырыла. Форумда конкурста катнашучылар коррупция күренешләреннән башка яшәргә мөмкинлекне, аңа каршы торуның мөмкин булуын чагылдырган эшләрне тәкъдим итте. Шунысы куанычлы: хәзерге яшьләр үзләре өчен әхлакый кыйммәтләрне һәм хокук нормаларын аңлап кына калмый, кабул да итә", - диде Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.
Автор фотосы.