

Бу хакта ОТР федераль телеканалына биргән интервьюсында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сөйләде.
«Бездә кешеләрдән мәгълүмат кабул итүнең күпканаллы юллары бар: аларның фикерләрен, теләкләрен, тәкъдимнәрен ишетәбез. Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсеннән тыш, без дөнья картинасын социаль челтәрләргә анализ аша күрәбез. Бездә «Инцидент-менеджмент» программасы, Социаль коммуникацияләр идарәсе эшли, социаль челтәрләрдә булган мөрәҗәгатьләрнең барысын да теркибез.
Моннан тыш, минем социаль медиада бик күп абонентларым бар. Барлык мөрәҗәгатьләр дә минем коллегаларым тарафыннан мониторинглана һәм эшкәртелә», - дип билгеләде Радий Хәбиров.