Иглин районында иртән Самара - Уфа - Чиләбе автомобиль юлының 1509нчы чакрымында "ГАЗель Next" һәм "Datsun in-DO" машиналары бәрелешкән. Бу авария нәтиҗәсендә җиңел машина водителе тән җәрәхәтләре алган.
Әлеге вакытта тикшерү башланган, аның барышында авариянең сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыкланачак.
Ел башыннан Иглин районында бу трассаның 1490-1549нчы километрларында 20 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда 15 кеше үлгән һәм 21 кеше җәрәхәтләнгән.
Республикада бер тәүлек эчендә ун юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда унбер кеше җәрәхәтләнгән.
Юлларда сак булыгыз, дуслар!
Фото: newsbash.ru