

Радий Хәбиров фикеренчә, кабинетта гына утыру төбәк белән идарә итүнең иң яхшы ысулы түгел.
"Кешеләрне ишетү һәм аларны нәрсә борчыганын белү мөһим. "Meta"* үзен шулай тота башлагач, без аннан чыктык. Минем Facebookта, Instagramда 570 мең язылучым бар иде, без аннан киттек. Әмма без „ВКонтакте“да, „Одноклассники“да, телеграм-каналларда бар. Мөрәҗәгатьләр минем битләргә килгәч, аларның иң мөһимнәре хезмәттәшләрем тарафыннан тотып алына һәм эшкәртелә. Очрашуларда кешеләр үз хәлләре турында ничек бар, шулай сөйли", - диде Радий Хәбиров.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Башкортстанда яшәүчеләр ешрак СВО, җылыту сезоны, юлларны ремонтлау һәм төзекләндерү, сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә.
*Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды.
Фото: башинформ