-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 ноябрь , 21:13

"Президент карары гаделлекне тергезде..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «ОТР» федераль телеканалы эфирында БСК акцияләре пакетының дәүләт милкенә әйләнеп кайтуын сөйләде.

"Президент карары гаделлекне тергезде..."
"Президент карары гаделлекне тергезде..."
Исегезгә төшерәбез, компания активлары 2007-13 елларда шәхси кулларда булды. 2020 елда предприятиене дәүләт файдасына кайтару буенча суд процессы башланды.

- Башка сыймаслык нәрсәләр бар. Башкортстан җәмгыятендә „Сода“ ны хосусыйлаштыру белән бәйле барлык сүзләрне дә әйтеп булмый. Бу безнең җәмгыять өчен зур яра булды.

Шуңа күрә Президент карары (предприятиене дәүләт милкенә кайтару буенча) гаделлекне тергезү, ясалган зур хатаны төзәтү характерына ия, - диде Радий Хәбиров.

"ОТР» интервьюсында шулай ук милләтара аралашу, хакимиятләр һәм җәмәгатьчелекнең социаль челтәрләрдә коммуникацияләре, төбәктә азык-төлек иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре дә кузгатылды.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в