

Калтасы районының шәрәфле шәхесе, Башкортстанның атказанган сәүдә хезмәткәре Фәндәвис Нәфыйков шушы районның Бурсык авылында туып-үскән.
Фәндәвис аганы Калтасыда да, Бурсыкта да, Агыйдел һәм Нефтекама шәһәрләрендә дә, Йосыпта һәм Актанышта да яхшы беләләр һәм үз итәләр. Ул – сөекле әти һәм картәти, тынгысыз хезмәткәр, ышанычлы дус. Аны үзенә һәм башкаларга таләпчәнлеге өчен хөрмәт итәләр. Үз чорының, туган халкының иң яхшы сыйфатларын гәүдәләндергәне һәм бүгенге көнгә кадәр үзе булып калганы өчен яраталар. Дуслары һәм күршеләре, элекке хезмәттәшләре, танышлары аны ярдәмчеллеге өчен ифрат җылы сүзләр белән телгә ала.
Ул “Йөрәк хәтере” дип исемләнгән китап язган. Шушы көннәрдә автор китапларын Илеш районы китапханәләренә тапшырды. Тәү карашка, Калтасы һәм Илеш районнарының нинди уртаклыгы бар, дигән сорау туарга мөмкин. Әмма уртаклык күп. Автор илешлеләр белән бергә вузда укыган, тормышының иң нәтиҗәле чорында Агыйдел һәм Нефтекама шәһәрләрендә алар белән иңгә-иң терәп эшләгән. Фәндәвис Фарсый улы китапта аларның асыл сыйфатлары хакында да бәян иткән. “Илеш районы укучылары үзләренең лаеклы якташлары турында белсен, горурлансын, аларның матур эшләрен үрнәк итеп алсын. Шуңа күрә китапларымны илешлеләргә бүләк итәм”, – диде автор. Гомумән, бай мәгълүматлы, зәвык белән бизәлгән, урыны белән күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә торган хатирәләр тупланган бу басма киң катлам укучыларга тәгаенләнгән.
“Минем тормышымда йомгак ясый торган вакыт җитте. Менә тугызынчы дистәгә аяк бастым. Хәтер сандыгымда катлам-катлам истәлекләр ята, ә шкафлар үземә һәм гаиләмә кагылышлы хәл-вакыйгалар турында мәгълүмат тупланган папкалар белән тулы. Уйлана торгач, иң истәлекле вакыйгаларны һәм тормыштагы кискен эпизодларны искә төшереп тасвирларга вакыт җиткәндер, дип нәтиҗә ясадым. Баштарак: “Бу хатирәләр кемгә кирәк, ник язам?” – дип шикләндем. Кирәк икән, чөнки кайвакыт хатирәләргә бирелү бик мавыктыргыч була. Мөһим вакыйгаларны теркәргә кирәк, вакыт узу белән күп нәрсә хәтердән җуела һәм онытыла. Моннан тыш, мин оныкларымның, гомумән, килер буынның ата-бабалар тормышы белән кызыксынуына, тамырлары хакында күбрәк белергә омтылуына ышанам...”, – дип яза автор. Әйтергә кирәк, Фәндәвис ага үзенең язмаларында иң самими, иң мөкатдәс тойгыларын укучыга туган авылы белән бәйләп җиткерә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән республикада “Атайсал” проектына старт бирелде. Матди мөмкинлеге булганнарга туган авылларына һәм шәһәрләренә булышлык итүне күз уңында тоткан бу проектка күпләр кушылды. Фәндәвис Фарсый улы шундыйларның берсе булды. Нәкъ менә вөҗдан кушуы буенча ул, егерме елдан артык инде, туган авылын төзекләндерә. Барлыгы 20940 квадрат метр мәйдан төзекләндерелгән. Бихисап күп эш башкарылган. Калтасыдагы кечкенә Бурсык авылында булып, безгә дә гаҗәеп тәэссоратлар алу мөмкинлеге туды.
...Кайчандыр ике йөздән артык кеше яшәгән Бурсык авылының цивилизация уңайлыкларыннан мәхрүм калган халкы 70-80нче елларда заманча тәэмин ителгән җирләргә китә башлаган. Инде соңгы йортларның тәрәзәсенә аркылы такта сугылып менә-менә юкка чыга дигән авылда яшәү дәрте, киләчәккә ышаныч һәм өмет утын кабыза Фәндәвис Нәфыйков.
Авыл яшәсен өчен, иң беренче – юл кирәк. “Юл газабы – гүр газабы”, дип юкка гына әйтмәгән бит ата-бабалар. Ә бит кайчан гына әле язгы-көзге өзеклек чорында олы юлдан бу авылга барып җитү авыр михнәт булган. Шуңа күрә Бурсыкка “җан өрүне” юл салудан башларга кирәк була...
Ниһаять, Фәндәвис Фарсый улының башлангычы һәм матди чыгымнары, урындагы хакимият ярдәме белән Бурсык авылына юл салынды. Шоссе юл авылга кадәр сузылганчы, куәтле йөк машиналары, ком-таш төяп, бирегә йөзләгән, меңләгән рейс ясады.
Урам башындагы сазлыкта гүзәл күл барлыкка килде, мәчет ишекләрен ачты — авылга азан кайтты, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында һәлак булганнар һәйкәл булып калыкты, челтерәп аккан чишмә исә зәвык белән төзелгән бинага килеп керде. Бу авыл чишмәсе, аның тирә-ягының зәвыклы бизәлеше Фәндәвис аганың булмышын, аның гомер кичерү мәгънәсен ачык күрсәтеп тора.
“Халыкның яшәү рәвеше аның чишмәләргә, коеларга, сулыкларга мөнәсәбәтеннән ачык күренә. Чишмәләр караулы, төзек, күл һәм елга буйлары үзенә тартып тора икән, димәк, кешеләр дә табигать-анабызны олылап яши. Чишмәне тазарту, төзекләндерү – күңелләребезне савыктыру ул. Чөнки чишмә – саф су гына түгел, рухыбыз көзгесе,” – дип яза Фәндәвис абый китабында.
Бурсык авылы чишмәсенең үз моңы, кабатланмас тәме, дәвасы бар. Авыл күркенә әверелгән, җырлап торган бу чишмә – хәзер үзенчәлекле ял урыны. Көмештәй саф, шифалы суны эчеп кемдер сусавын баса, кемдер өчен чишмәнең сихәтле суы – сагынуга дәва. Күпләр җир куеныннан челтерәп аккан балачак чишмәсе суын авыз итеп, истәлекләр белән уртаклашып, күңелләрендәге сагыну-сагышларын таратырга дип килә.
“Мин үз гомеремдә күпне күрдем, мәрхүмә әнкәй әйткәнчә, җиң сызганып, маңгай тирен сөртеп алтмыш елдан артык эшләдем. Авылда урак урдым, көнне төнгә ялгап печәнен дә чаптым. Сатучы булып та эшләдем, урта мәктәптән соң, Новосибирск шәһәрендә — кулланучылар кооперациясе институтын, Свердловскида юридик институтны тәмамладым”, – дип яза Фәндәвис Фарсый улы.
Агыйдел шәһәрендә атом электр станциясе төзелеше башлангач Фәндәвис Нәфыйков биредә тәэминат бүлеген җитәкли, Нефтекама автозаводында 16 ел генеральный директор урынбасары була, аннары малтабарлык белән шөгыльләнә. Бурсык авылында үзенә күз явын алырлык итеп йорт-каралтылар тергезде ул.
“Ни өчен туган авыл мәшәкатьләренә шулкадәр үҗәтләнеп тотындыгыз? – дип сорагач: “Авылым язмышы җанымны әрнеткәнгә күрә. Минем ватаным бит ул. Ә акчага килгәндә, аны, күпме генә булса да, үзең белән теге дөньяга алып китә алмыйсың...”, — дип җавап бирде ул.
Авыл башындагы зиратка бару элегрәк шактый кыенлык тудырган. Чөнки сазлык аша үтәргә кирәк була. Фәндәвис Фарсый улы шушы сазлык тирәсендәге агачларны кистереп, тазартып, 4-5 метр биеклектә итеп зират юлын күтәрттерә. Хәзер элекке калкулыктагы зират яңа салынган мәчет белән бер яссылыкта кебек тоела. Зират капкасын ачуга ук биредәге җыйнаклык, пөхтәлек күзгә ташлана. Авыл зираты аның бабаларын, әткәсен һәм әнкәсен, энесе белән сеңлесен, байтак авылдашларын сыендырган. Шушындагы туганнар каберләрендә (мемориал итеп эшләнгән) Гражданнар сугышы елларында атып үтерелүчеләр дә ята. Атылганнар арасында Нәфыйковның туганнары да бар.
...Үз вакытында күпсанлы коллективларны җитәкләгән бу хөрмәтле ветеран белән аралашканда аның гади һәм тыйнак холкына, белем һәм эрудициясенә игътибар итми мөмкин түгел. Аның ата-баба гореф-гадәтләренә тугрылыгы һәм заманча фикер йөртүе, егетләрчә энергиясе сокландыра. Киләчәктә дә изге ниятләрең тормышка ашсын, сәламәтлек юлдаш булсын сиңа, Фәндәвис ага!
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.