+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 ноябрь 2022, 08:52

Беркем дә туктамаган...

Яшь кеше үз машинасында туңып үлә язган.

Беркем дә туктамаган...Беркем дә туктамаган...
Беркем дә туктамаган...

Шушы көннәрдә Уфа - Инҗәр - Белорет трассасының 112нче чакрымында Чиләбе өлкәсеннән 25 яшьлек водительнең машинасында ягулык беткән. Юлдан баручы бер транаспорт чарасы да аның туктатырга тырышуын "күрмәгән".

Яшь кеше юлда берүзе калган. Ул төне буе салкын машинасында утырып чыккан, төнлә һава температурасы 15 градустан түбән төшкән. Иртән егет кулларын да, аякларын да тоймаган диярлек.

Таң атканда гына пыялалы кар белән капланган автомобилне лейтенант Радмир Хәмзин һәм кече лейтенант Рәфис Дәүләтов табып алганнар.

Аларны күргәч, шофер машинасыннан чыгарга тырыша, ләкин аның аяклары туңып, хәрәкәтләнмәс хәлгә җиткән була инде. Полицейскийлар аны патруль машинасында дәваханәгә китерә. Табиблар яшь кешегә җитди "гипотермия" диагнозы куя. Хәзер аның тормышына бернинди дә куркыныч янамый.

Их, ашыгабыз шул! Ашыга-ашыга, кешелекле булудан да качабыз...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас