

Уфаның Орджоникидзе районында бүген иртән пассажир транспорты юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Башкортстан буенча ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, Октябрь проспектындагы «Дан бульвары» тукталышы каршында өч машина: "Лотос" белән «Форд Транзит» автобуслары һәм "Datsun" автомобиле бәрелешкән.
Юл һәлакәтендә "Датсун" пассажиры зыян күргән. 32 яшьлек кыз баш җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.
Һәлакәт урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре эшли. Детальләр ачыклана. Юл-транспорт вакыйгасы буенча тикшерү башланган, дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.