Диңгезчеләр башлангычы белән Кырмыскалы районында соңгы елларда гына берничә һәйкәл ачылды. Ефремкино авылында легендар Щ-304 су асты көймәсе командиры, 3нче ранг капитаны Яков Афанасьевка мемориаль плитә куелды.
Шулай ук Кырмыскалы районының актив җәмәгать эшлеклесе, Диңгезчеләр җыенының район бүлекчәсе рәисе, өлкән мичман Наил Равилов башлангычы белән Уфа шәһәренең Затон бистәсендәге бер урамга кыю якташыбыз Яков Афанасьевның исеме бирелде, шунда ук киләчәктә барельеф та урын алачак. Сарт-Нәүруз авылында Дан обелискы биләмәсендә дә күптән түгел генә диңгезчеләр хөрмәтенә кораб якоре куелды. Агымдагы елда Олыкүл авылындагы Җиңү паркында диңгезчеләр һәм чик сакчылары хөрмәтенә ике һәйкәл барлыкка килде.
Ә шушы көннәрдә Прибельский авылындагы төзекләндерелгән Җиңү паркында тагын бер истәлекле урын – төрле буын диңгезчеләр хөрмәтенә күркәм һәйкәл ачу тантанасы узды.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән әйтем бар. Хәтер яши икән, без дә яшибез. Үткәнебезне онытсак, киләчәгебезне барлау авыр булачак. Наил Сәйфелгалим улының чыгышы да шул хакта булды. Ул билгеләвенчә, Кырмыскалы районы диңгездән ерак урнашса да, күпләрнең хезмәте Хәрби-Диңгез флоты белән бәйле. Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз төрле фронтларда илебез азатлыгы өчен көрәшкән. Аларның барысының да исемнәре бүген районның һәрбер авылында урнашкан мемориаль тактаташларда уелып язылган. Сугыштан соңгы елларда да кырмыскалылылар Хәрби-Диңгез флотын тергезүдә хезмәт итә. Безнең егетләр бүген дә ата-бабаларның күркәм йолаларына тугры калып, Ватан алдындагы изге бурычын лаеклы үти.
Авылда диңгезчеләргә һәйкәл булу – бик куанычлы вакыйга. Шул ук вакытта ул Ватаныбыз чикләрендә хезмәт иткән һәм итәчәк барлык буын диңгезчеләргә рәхмәт һәм хөрмәт билгесе дә. Бу уңайдан Наил Сәйфелгалим улы изге башлангычны хуплап кына калмый, бар яклап ярдәм күрсәткән Прибельский авыл хакимиятенә, ветераннар советына һәм бу эшкә акчалата да, кул көче белән дә ярдәм итүчеләрнең һәрберсенә чиксез рәхмәтләрен җиткереп, Башкортстан Республикасы Диңгезчеләр җыенының медальләрен, Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Виктория Мөхәммәдиеваны да авылдашларының бердәм булуы, тарихка тирән хөрмәт белән каравы сөендерә. Ул әлеге проектның инициаторы – Наил Равиловны яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә, күренекле кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү эшенә зур өлеш кертүе һәм әлеге һәйкәлне булдыруда актив катнашуы өчен район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Авыл биләмәсе башлыгы Наталья Суркова үзенең чыгышында әлеге һәйкәлнең барлыкка килү тарихына тукталды. Агымдагы елның апрель аенда гына авылның аксакаллары җыелышып һәм авыл биләмәсе хакимияте белән киңәшләшеп, диңгезчеләргә һәйкәл төзергә карар итә. Берничә ай эчендә ниятләрен тормышка да ашыралар. “Дуслыкка чикләр юк, хыялларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр җитәрлек, ә иң мөһиме: безнең көч бердәмлектә булуын бу һәйкәл тагын бер кат исбат итте”, — диде Наталья Анатольевна. Авыл хакимияте башлыгы билгеләвенчә, мобилизацияләнгән егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү эше дә биредә бик актив бара, аңа һәркем үз өлешен кертә.
Бу көнне котлаулар күп яңгырады. Дин әһелләре – Сарт-Нәүруз авылы имам-хатыйбы ярдәмчесе Ринат хәзрәт Яхин, протоиерей Андрей Кулемза һәм башкалар да изге теләкләрен юллады. Куанычлы вакыйга уңаеннан диңгезчеләргә теләктәшлек белдерергә күрше авылларда яшәүче диңгезчеләр, шулай ук башка гаскәрләр вәкилләре дә килгән иде.
Бәйрәм кысаларында бүләкләү тантанасы чараның аерым бер өлешен алды. Агымдагы ел диңгезчеләр өчен вакыйгаларга бай, шундыйларның берсе — Петр I тууына 350 ел тулу билгеләнә. Бу уңайдан диңгезчеләргә һәйкәл ачу эшендә башлап йөрүчеләр һәм күп көч салучылар – Диңгезчеләр җыены бүлекчәсе рәисе Наил Равилов, урындагы ветераннар советы җитәкчесе Рәшит Гәрәев һәм башкалар “Петр I тууына 350 ел” һәм “Диңгез флотына һәм аның йолаларына тугрылык” медальләре дә тапшырды. Сугыш чоры балалары да читтә калмады. Бөек Ватан сугышы елларында алар сабый гына булса да, күпме михнәт күреп, ләкин илдәге авыр чорны аңлап, түземле булып, өлкәннәр белән берлектә авыр эшкә җигелеп үскәннәр. “Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!” — дигән девиз белән яшәгәннәр. Үзләренең чыгышларында алар әлеге Ватаныбыз өчен катлаулы вакытта да шулай түземле, ярдәмчел булырга, бердәм яшәргә кирәклеген ассызыклады.
Прибельскийда диңгезчеләргә һәйкәл ачылу – горурланыр өчен аерым сәбәп. “Хәзер башка диңгезчеләр белән дә очрашыр, оныкларыбызны алып килер өчен тагын бер урыныбыз бар”, – дип таралышты җыелучылар.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.