

Уфаның Киров районында үлемечле юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, авария Менделеев урамында, Гурьев базары территориясендә булган. Башлангыч версия буенча, 44 яшьлек ир, «ГАЗель» машинасында йөк төяү зонасында артка хәрәкәт итеп, җәяүлене бәрдергән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә, 73 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган.
Вакыйга урынында полиция хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшләгән. Тулырак мәгълүмат аныклана, дип билгеләп үттеләр ведомствода.