-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь , 18:15

Шәхси йорт төзүчеләр игътибарына!

Төзелеш һәм архитектура министрлыгы Башкортстан шәһәрләрендә һәм авылларындагы иң яхшы шәхси торак йортка ел саен үткәрелгән смотр-конкурс игълан итте.

Шәхси йорт төзүчеләр игътибарына!
Шәхси йорт төзүчеләр игътибарына!


Чара алга таба шәхси йортларны төзү үсешенә ярдәм итү, иң яхшы тәҗрибәләрне тарату һәм экономияле проектларны гамәлгә кертү өчен үткәрелә.

Конкурста шәхси төзүчеләр дә, төзелеш һәм проект оешмалары да, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләре дә катнаша ала. Бәйгегә куела торган объектларга карата таләпләр белән Башкортстан Төзелеш һәм архитектура министрлыгы сайтының «Документлар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Заявкалар 15 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в