Оештыручылар - Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча агентлыгы, «Минем бизнес» үзәге, Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру, традицион һөнәрчеләр арасында эшкуарлыкны популярлаштыру, хәзерге җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм тармакны коммерцияләштерү максатларында үткәрелә.
– "Кәсепчелек атналыгы" - Башкортстанның халык һөнәрчелеге осталарын һәм экспертларын бер мәйданчыкта җыя һәм эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсендә яңа күнекмәләр, белемнәр һәм инструментлар алу өчен менә дигән мөмкинлек бирә торган уникаль чара. Шулай ук чара халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен һәм һөнәрчелек эшчәнлеген булдыру һәм гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче эшкуарларга да кызыклы булачак, - диде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Үткәрү урыны: ВДНХ -ЭКСПО. Уфа шәһәре, Менделеев ур., 158.
Эшлекле программа һәм теркәлүгә сылтама "Минем бизнес" үзәге сайтында.