

Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путин традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслады. Мөһим документ турында Башкортстанның Иҗтимагый палатасы аппараты җитәкчесе Шамил Вәлиев үз фикерләрен белдерде:
“Русия Президенты Владимир Путин указында унҗиде рухи-әхлакый кыйммәт билгеләп үтелгән. Традицион кыйммәтләргә кешенең тормышы, абруе, хокуклары һәм иреге, патриотлык, гражданлык, Ватанга хезмәт итү һәм аның язмышы өчен җаваплылык, югары әхлакый идеаллар, нык гаилә, иҗади хезмәт керә. Болар безнең өчен яңалык түгел, алар җәмгыятебезгә хас һәм күптән билгеле. Аларны яңарту, яңа сулыш бирү, халыкка, киң җәмәгатьчелеккә тарату, дөрес аңлату таләп ителә. Минем фикеремчә, мең сүздән үзеңнең бер үрнәгең күпкә кыйммәтрәк һәм мөһимрәк. Безнең республика халкына хас булган бердәмлек, бер-беребезгә ярдәм итү, игътибар һәм ихтирам беркайда да китмәгән. Элек ул йола, гореф-гадәт рәвешендә булса, хәзер закон нигезендә расланды, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең дәрәҗәсе артты. Яхшы гражданлык үрнәкләрен күрсәтергә кирәк. Безнең гражданлык җәмгыяте махсус хәрби опреациягә кадәр үк пандемия чорында бер-беребезгә ярдәмгә килергә әзер булуны күрсәтте. Актив шәхесләр, дәүләткә карамаган оешмалар вәкилләре бу өлкәдә яхшы үрнәк күрсәттеләр. Икенче мөһим нәрсә - Туган илеңне яратуны сүз белән белдерү түгел, эшең белән күрсәтү, исбатлау. Безнең өлкәгә, киңкүләм мәгълүмат чараларына мондый кешеләр турында язарга, ул кешеләрне илһамландырырга кирәк. Гадел киләчәк турында язган кеше үзе дә моңа нык ышанган булырга тиеш”.
Фото: bashinform.ru