Күпмилләтлелек — безнең илнең иң матур күркедер. Һәр милләтнең мәдәнияте, сәнгате — ул илебезнең байлыгы. Шуңа күрә дә һәр милләтнең үсүе, саклануы мөһим. Шөкер, Нефтекамада бу уңайдан бик күп эшләр башкарыла. Татар халкы, 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, биредә икенче урында. Шәһәрдә милли мохитне саклап калуга татар эшлеклеләре зур өлеш кертә.
Милләт турында сүз йөрткәндә аны иң кечкенәләрдән башларга кирәктер, чөнки балаларыбызга милли тәрбия бирмибез икән, киләчәктә милләт турында сүз алып бару да урынсыз. Кызганычка каршы хәзер, балалар татар телендә сөйләшми. Бу безнең милләткә генә кагылмый, мари, удмурт, башка телләргә дә куркыныч яный. Бүген татарча сөйләшмәгән бала киләчәк буынга аны тапшыра алмаячак. Бу проблема инде мәктәпләр генә хәл итәр дәрәҗәдән күптән чыккан һәм хәлне дәүләт сәясәте һәм барыбызның да тырышлык ярдәмендә генә төзәтеп буладыр.
Нефтекамада бу өлкәдә балалар бакчаларында актив эш алып барыла, мәктәпкәчә һәр учреждениедә милли түгәрәкләр эшли, ике балалар бакчасында татар төркемнәре бар. 23нче балалар бакчасы татар полилингваль мәктәбенең база бакчасы булып тора.
Мәктәпләргә килгәндә, уку йортларында да, шәһәребезнең уку йортларында да милли мәгарифне, туган телләрне үстерү буенча зур эшләр башкарыла. Шәһәрдә барлыгы 17 гомуми белем бирү учреждениесе бар, аларда 19 татар теле укытучысы эшли. Мәктәпләрдә заманча жиһазландырылган кабинетлар булдырылган. Балаларга туган телебезне укытуда югары белемле, беренче һәм югары категорияле, үз эшләрен яратучы, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы мәгариф министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән укытучылар хезмәт куя. Белем ягыннан гына түгел, иҗади яктан да зур потенциалга ия алар. Һәрберсе — тәҗрибәле, тел өчен, милләт өчен янып торучылар. Узган елда укытучы Галия Корбанова Башкортстанда үткән “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсында беренчелекне яулады, аннан соң республика күләмендә җиңүче булды.
Мәдәният өлкәсенә килгәндә, Нефтекама дәүләт филармониясе ачылганнан бирле “Кайтаваз” татар төркеме эшләп килә. Аның җитәкчесе Рифкать Габделҗанов, артистлар Чулпан Гафурҗанова, Нәфис Нигамәев, Руфина Янбирдина республикада гына түгел, татарлар яшәгән һәр төбәктә булып, милли җырларны халыкка җиткерә, аларның репертуары асыл җырларыбызга бай. Шулай ук, Шәһәр мәдәният үзәгендә – Дамир Арсланов җитәкчелегендә “Ләйсән” ансамбле, Балалар иҗаты мәктәбендә Айгөл Афридонова җитәкчелегендә “Умырзая” вокал ансамбле, Машиналар төзү техникумында — “Ихлас” вокал төркеме (җитәкчесе — Дамир Арсланов), Нефть колледжында Гөлчәчәк Йосыпова җитәкчелегендә “Сандугач” төркеме эшләп килә.
Нефтекама барлыкка килеп, өч ел үтүгә шәһәрдә урыс театры белән беррәттән, татар театры ачыла, бу үзе үк шәһәрдә сәнгатьне никадәр яратучы кешеләр яшәве турында сөйли. Шәһәр халкын озак еллар төрле постановкалар белән шатландырып килгән бай тарихлы труппаны озак еллар танылган режиссер Марс Нуртдинов җитәкләде, бүген Илмира Әлетдинова алып бара.
Илмира ханым һәм Татар мәдәни үзәге тырышлыгы белән узган елда шәһәрдә Татар КВНы оештырылды. Анда аеруча Рәзинә Нурәхмәтова җитәкчелегендәге 12нче мәктәп укучылары актив катнашты.
Шәһәрдә милли китапханә булмаса да, китапханәләрдә милли юнәлештә зур эш алып барыла. Татар җанлы китапханәчеләр Фәйрүзә Хуҗина, Гөлфия Бәхтиева бу эшне күңелләрен биреп башкара. Шәһәрдә “Кызыл таң”, “Әллүки”, “Өмет” кебек милли басмаларны алдыручыларның саны нык кимүе генә борчуга сала.
Милли рухны, туган телне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү эшендә зур урынны милли оешмалар алып тора. Шәһәрдә 1989 елдан Татар милли-мәдәни үзәге эшләп килә. Эшчәнлеге киңкырлы булган бу оешманы бүген “Кызыл таң” гәзите журналисты Гөлнара Гыйлемханова җитәкли. Республиканың иң олпат татар басмасы белән берлектә башкарган эшләре зур аның. Гөлнара Рәшит кызы шәһәрдә 2009 елда Гармун бәйрәмен башлап җибәрде һәм аны даими рәвештә оештырып килә. Гадәттә, шәһәрдә Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы чикләрендә үткән бу чарага йөздән артык гармунчы җыела.
Шулай ук гаилә кыйммәтләрен саклау, әтиләрнең гаиләдә тоткан урынын, абруен күтәрү максатыннан Гөлнара Гыйлемханова тарафыннан шәһәр күләмендә “Әтисе баласы” дигән бәйге үткәрелә. Биредә әтиләр уллары яисә кызлары белән уртак һөнәрләрен күрсәтә. “Бик күп әтиләр читтә эшләргә мәҗбүр булганлыктан балаларга әтиләр тәрбиясе җитми, гаилә башлыклары тәрбия эшеннән читтә кала”, — ди әлеге бәйрәмне оештыручы Гөлнара ханым.
Моннан берничә ел элек Гөлнара ханым шәһәрдә Композиторлар берлеге төзү идеясе белән чыккан иде.
— Шигырь язучылар да, җыр язучылар да күп, аларны берләштерергә, бер-берсе белән таныштырырга иде. Берлектә эшләсәләр, эшләре нәтиҗәлерәк барыр. Бәлки, үзебезнең авторларның сүзләренә көйләр язылыр, — дигән фикерне алга сөрде ул.
Нәтиҗәдә, талантлы үзешчәннәрне берләштергән оешманы бик күп җырлар һәм көйләр авторы Данил Хуҗин җитәкләде. Шушы еллар эчендә Илдар Мәгъдәнов, Рәзиф Тимергалиев, Галихан Җиһаншин, Рәүф Төхбәтуллин тарафыннан язылган бик күп җырлар барлыкка килде.
Телне саклап калуны иң кечкенәләрдән башларга кирәк, дигән фикердә булган Гөлнара Рәшит кызы балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә эшне җәелдереп җибәрде. Шәһәрнең татар мәктәбендә “Знай наших! Безнекеләр дисеннәр!..” дигән проект та игътибарга лаек. Аның чикләрендә “Инеш” иҗади-әдәби берләшмәсендә торучы татарча язучы каләм осталары һәм “Поэтический Нефтекамск” берләшмәсе авторларының иҗат җимешләрен өйрәнеп, аудиоконтент төзү булдырылды.
— Мондый эш бик кирәк. Беренчедән, балалар якташ шагыйрьләрнең иҗаты белән таныша, икенчедән, туган телдә сәнгатьле итеп укырга өйрәнә, өченчедән, шәһәр шагыйрьләре иҗаты буенча аудиоконтент төзелә, аны укытучылар дәрестә дә куллана алачак, — ди Гөлнара ханым.
Шулай ук тынгысыз журналист тарафыннан менә инде икенче ел шәһәрдә зурлап “Бәлеш бәйрәме” үткәрелә, анда катнашучыларның саны йөздән артып китте, ә бәйрәмне карарга дистәләрчә мең кеше җыела.
Шәһәрдә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасы бүлекчәсен Рушана Имамова җитәкли. Оешма каршында Светлана Вәлиева җитәкләгән “Ак калфак энҗеләре” фольклор төркеме эшли, аның да эше күпкырлы. Халкыбызның төрле гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап калу белән беррәттән, алар яшь буын белән дә бик актив эшли. “Нур” балалар театрын оештырып, ел саен сәхнәгә бер әкият чыгара. “Яшь йөрәкләр” фольклор ансамбле дә шәһәрдә үткән бер чарадан да читтә калмый. Картлар көненә, Әниләр көненә концерт әзерләсенме, балалар белән бакчаларда чыгыш ясасынмы — халык аларны һәрчак җылы кабул итә.
Әлеге төркемнәр үткәргән чаралар балалар бакчаларында аеруча күңелле үтә. “Орчык бәйрәме”, “Бал бәйрәме”, “Уңыш бәйрәме”, “Яулык бәйрәме” чараларында балалар бик яратып катнаша.
— Мондый чараларны үткәргәндә менә нинди фикергә килдем: олылар еш кына “Әй, бала-чагага кызыкмыни инде ул?” дип карый. Әлеге эшне ел дәвамында алып барып, шуны әйтәсем килә: балаларга кызык! Алар өчен телефон, планшетлар — гадәти әйберләр. Ә менә йөн яза торган каба, орчык, умарталар кызык. Тамаша барышында нәниләр безгә кушылып, чиратка басып, йон эрлиләр. Без куллары пычраныр дип бирмибез, ә алар сорап ала, кызыксына. Шуңа күрә бу эшне дәвам итәргә кирәк, — ди Гөлнара Рәшит кызы.
Шәһәрнең каләм тибрәтүчеләре “Инеш” иҗат берләшмәсенә тупланган. Бүген ул егермедән артык көчле каләм тибрәтүчене берләштерә, максат — яшьләр белән күбрәк эшләү, аларны җәлеп итү.
Шәһәр рәссамнары Зинфира Гыйләҗева, Айдар Усманов, Рәүф Әхмәтгәрәев һәм башкалар татар айлыгында гына түгел, ел әйләнәсенә татар дөньясында кайнап яши, төрле күргәзмәләр үткәрә, шәһәрдә үткәргән чараларда актив катнаша.
Халкыбыз тарихын, туган якны өйрәнү буенча да зур эш алып барыла шәһәрдә. Милләттәшләребез Әдип Низамов, Рәмзилә Акмалова, Альберт Хариповның шәхси музейлары шәһәрнең генә түгел, республиканың горурлыгы булып тора. Биредә укучылар белән экскурсияләр, осталык дәресләре үткәрелә.
Бер сүз белән әйткәндә, шәһәрдә милли юнәлештә, туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен зур эш башкарыла. Алга таба эшлисе эшләр дә күп һәм киңкырлы.
Шушы көнәрдә “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының шәһәр бүлекчәсе киңәшмәсендә милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчесе һәм шәһәрнең татар иҗтимагый оешмасы рәисе Гөлнара Гыйлемханова шушы эшләр турында отчет бирде. Шулай ук бу көнне киләчәккә планнар барланды. Шәһәрдә Башкортстан татаралары конгрессы бүлекчәсенең җитәкчесе итеп Чулпан Гафурҗанова сайланды. Аңа уңышлар телик!
Нурия Гамилова.
Нефтекама шәһәре.