Чараны Башкортстан халыклары ассамблеясе оештырды, анда төбәкнең танылган политологлары, галимнәре, журналистлары һәм башка күренекле эшлеклеләре катнашты. “Түгәрәк өстәл”не Башкортостан халыклары ассамблеяёе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина ачты һәм алып барды.
Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путин традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслады. Документта “Традицион Русия рухи-әхлакый кыйммәтләрен, мәдәниятләрен һәм тарихи хәтерне яклау” стратегик милли өстенлекне гамәлгә ашыру традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калуны, ныгытуны һәм алга җибәрүне (шул исәптән ир-атлар һәм хатын-кызлар берлеге буларак никах институтын яклау), буыннарның дәвамлылыгын тәэмин итүне, өлкән буынның лаеклы тормышы турында кайгыртуны, шулай ук Русия халкын төп стратегик милли өстенлек буларак саклап калу турында күзаллауны формалаштыруны күздә тота диелә.
- Русия җәмгыяте күптән инде Көнбатышның безнең традицион кыйммәтләргә тоталь һөҗүменә каршы торырга ярдәм итәчәк документны көтте. Төп максат - илдә төрле менталитетлар, диннәр һәм идеяләр белән тәкъдим ителгән җәмгыятьне берләштерү. Без, хәлиткеч сызык янында туктап, кире кайтмау ноктасын уздык. Безнең традицион кыйммәтләр чит фильмнарның һәм мәдәниятләрнең варварларча һөҗүменнән яклауга мохтаҗ. Без барыбыз бергә бу явызлыкка каршы торырга тиеш, - диде Зөһрә Рәхмәтуллина.
Традицион кыйммәтләргә кешенең тормышы, абруе, хокуклары һәм иреге, патриотлык, гражданлык, Ватанга хезмәт итү һәм аның язмышы өчен җаваплылык, югары әхлакый идеаллар, нык гаилә, иҗади хезмәт керә. Зөһрә Рәхмәтуллина сүзләренә караганда, республикада хезмәт традицияләре һәм хезмәт кешеләренә хөрмәт белән карау бабаларыбыз тарафыннан нигезләнгән. Күпмилләтле Башкортстан һәрвакыт үзенең хезмәт каһарманлыгы белән дан тотты, бу традицияләр бүген дә саклана.
Башкортстан Башлыгы каршындагы кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советының җаваплы секретаре, республика Стратегик тикшеренүләр институты директоры Владимир Савичев фикеренчә, бүген яшьләр гаилә кыйммәтләренең әһәмиятле һәм якын булырга тиешлеген аңларга тиеш.
“Кызганычка каршы, безнең бөтен күңел ачу индустриясе башка кыйммәтләрне күрсәтүгә корылган иде. Бүген, Советлар Союзында булган кебек, бәхетле балачак, гаиләләрен яратучы балалар һәм үсмерләр фильмнары юк. Болар барысы да яшьләрнең акылына тәэсир итә. Социаль сораштырулар мәгълүматлары буенча, республикада яшь кешеләрнең 9,5 проценты гаилә корырга теләми һәм бу - хәвефле саннар. Бүген безнең алда катлаулы бурыч тора: традицион кыйммәтләргә җайлашкан яңа тормыш моделе һәм социаль мөнәсәбәтләр булдыру”, - дип билгеләп үтте Владимир Савичев.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, икътисад фәннәре докторы Рөстәм Ахунов сүзләренә караганда, хезмәт кыйммәтләре стандарты никадәр югары булса, хезмәткә караш шулкадәр югарырак. Аның фикеренчә, дәүләт табигый, технологик, финанс ресурсларына ия булырга мөмкин, әмма болар барысы да югары квалификацияле кадрлардан һәм кешеләр үсешенең югары дәрәҗәсеннән башка әһәмияткә ия түгел. Хәзерге тиз үзгәрә торган дөньяда кеше капиталының роле туктаусыз үсә.
“Киске Өфө” гәзитенең баш мөхәррире Гөлфия Янбаева фикеренчә, теләсә нинди патриотизм туган тел һәм гореф-гадәтләреннән башлана. “Безнең балалар үз мәдәниятләрен, туган телендә яза һәм укый белергә тиеш. Бүген Русиягә каршы масштаблы мәгълүмати сугыш бара, ул күпкә куркынычрак, һәм безгә бу тышкы чакыруларга каршы тора белергә кирәк”, - диде ул.
“Түгәрәк өстәл” барышында спикерлар илнең киләчәге гарантиясе буларак традицион Русия кыйммәтләрен саклауның мөһимлеге турында фикер алышты. Моннан тыш, бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләренә җаваплар эзләде, алар арасында - традицион булмаган диннәрнең үсүе, чит ил бәйрәмнәренең яшьләргә тискәре йогынтысы, киңккүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмати иминлек, киноның традицион кыйммәтләр һәм гаиләнең традицион кыйммәтләрен саклаудагы роле.
М. Акмулла исемендәге БДПУның башкорт фольклоры фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Розалия Солтангәрәева, “Башкорт энциклопедиясе” директоры Илгиз Солтанморатовның чыгышлары фәһемле булды.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин.