+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 ноябрь 2022, 17:35

Урман янгыннарына ышанычлы киртә!

Башкортстанда өстәмә рәвештә «Лесохранитель» видеомониторинг системасының 12 видеокамерасы урнаштырылачак.

Урман янгыннарына ышанычлы киртә!Урман янгыннарына ышанычлы киртә!
Урман янгыннарына ышанычлы киртә!

Башкортстан 2022 елда урман янгыннарына каршы көрәшкән иң яхшы 5 төбәк исәбенә керде.

Республика территориясендә 66 урман янгыны теркәлгән (бу 2021 ел белән чагыштырганда, 454 учакка кимрәк). Шуларның 40ы - ут белән саксыз эш итүдән, 21е - табигый факторлардан (яшен), 2се-техноген объекттан һәм 1се башка категориядәге җирләрдән ут күчүдән барлыкка килгән. Урман янгыннарының гомум мәйданы 318,7 га тәшкил итә.

Янгын хәвефе булган сезон дәвамында белгечләр 4,1 млн. га мәйданда урман фондын авиация белән патрульләштергән. Пилотсыз аппаратлар ярдәмендә дә мониторинг үткәрелгән. 2021 елда һава патруле 250 сәгать булса, 2022 елда гомум очыш - 609 сәгать.

Җирдәге хәлне җентекле контрольдә тотканнар. Дәүләт урман инспекторлары урман фондын 20,8 мең тапкыр патрульләштергән, 1600 рейд оештырылган.

Янгын куркынычы сезоны башланганнан бирле барлык категориядәге җирләрдә гомум мәйданы 10 мең гектардан артык булган 496 термонокта теркәлгән.

2022 елда әлеге чаралар комплексы ярдәмендә Башкорстанда урман янгыннарын сүндерү оперативлыгы 100% тәшкил итте. Ягъни, барлык учаклар ачыкланганнан соң бер тәүлек эчендә сүндерелгән. Иң мөһиме-бәхетсезлек очраклары булмаган, шул исәптән урман янгыннарының торак пунктларга һәм икътисад объектларына күчүе теркәлмәгән.

Урман янгыннарын булдырмау буенча эшне киләсе елда да дәвам итәчәкләр. Республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, 2023 елда янгын хәвефе сезоны башланганчы, белгечләр республиканың янгыннар аеруча күп теркәлгән районнарында урман янгыннарын иртә ачыклау системасының 12 видеокамерасын урнаштырачак.

Фото: "Настоящая Россия"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас