+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 ноябрь 2022, 06:10

Үзеңә дә булсын, сатарга да калсын

Бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерция карамагында булмаган ширкәтләре участокларының инфраструктурасын яңартуга агымдагы елда төбәк бюджетыннан 50 млн. сум бүлеп бирелгән.

Үзеңә дә булсын, сатарга да калсынҮзеңә дә булсын, сатарга да калсын
Үзеңә дә булсын, сатарга да калсын
- Хәзерге вакытта бакча участоклары инфраструктурасын тәэмин итү проблемасы бик кискен тора. Шуңа бәйле рәвештә әлеге мәсьәләне хәл итү буенча чаралар планлы рәвештә эшләнергә тиеш, бу үзеңне һәм гаиләңне сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә генә түгел, аны сатарга һәм хәтта үз бизнесыңны үстерергә дә мөмкинлек бирәчәк, – диде Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.

Акчалар проект-смета документациясен эшләүгә һәм аның дәүләт экспертизасын үткәрүгә, комплекслы кадастр эшләрен башкаруга, каты коммуналь калдыкларны җыю мәйданчыкларын төзекләндерүгә, шулай ук эчке инфраструктура объектларын (су һәм газ белән тәэмин итү системаларын, эчке юлларны) төзүгә, реконструкцияләүгә һәм ремонтлауга чыгымнарны компенсацияләүгә юнәлтеләчәк.

Моннан тыш, әлеге чаралар исәбенә электр энергиясен исәпкә алу приборларын урнаштыру рәвешендә энергетика инфраструктурасын модернизацияләү буенча эш алып барыла.

Фото: proprikol.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас