+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 ноябрь 2022, 04:40

Балалары белән бергә янып үлделәр

Соңгы көннәрдә республиканы тет­рәндергән янгын анда якыннарын югалт­каннарның йөрәген һаман өтә әле.

Балалары белән бергә янып үлделәрБалалары белән бергә янып үлделәр
Балалары белән бергә янып үлделәр

Исегезгә төшерәбез, 18 ноябрьдә төнлә Стәрлетамак районының Матвеевка авылында ике фатирлы йортта чыккан янгында җиде кеше – биш бала һәм аларның әти-әнисе һәлак булды. Янгын вакытында гаилә башлыгы Морат биш яшьлек ике улын уттан чыгарып өлгергән. Ә 21 ноябрьдә, әти-әнисен һәм биш баланы (аларның берсе – үз уллары, дүртесе – тәрбиягә алынган малайлар) җир куенына салдылар.

“Кадерлеләребезне соңгы юлга озаттык. Бу хәлгә һаман ышанып булмый. Авыр туфраклары җиңел булсын”, – ди мәрхүмнәрнең туганнары.
Моратның энесе Алик якын кешеләренең соңгы минутлары турында болай сөйләгән:
“Иртә белән апа шалтыратты. Мин үзем Стәрлетамакта яшим, шунда ук юлга чыктым, янгын сүндерү машинасын узып киттем. Килеп җиткәндә, урында шундый ике машина бар иде. Мин шунда өч бала һәм ата-аналарының үле гәүдәләрен күрдем. Алар одеяллар белән капланган иде. Калганнарын ярты сәгатьтән соң чыгардылар. Моратның хатыны Нина баланы үз гәүдәсе белән каплаган, күрәсең, аны коткарырга теләгән. Аның гәүдәсе астында улы табылган. Моңа әлегәчә ышанып бетә алмыйм. Алар Иваново өлкәсеннән яңа гына тәрбиягә ике бала алган иде, аларга документлар рәсмиләштерделәр. Янгында тәрбиягә алынган дүрт бала һәм аларның үз уллары үлгән”.

Янгында исән калган игезәк малайларны әтиләренең өлкән кызы үз тәрбиясенә алачак, диләр. Аңа 25 яшь, үзенең дә балалары бар. Әмма ул, энеләремне язмыш кочагына ташлый алмыйм, дигән.

Әйткәндәй, бу атнада оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ике улын коткарган әтине үлгәннән соң бүләкләргә тәкъдим итте.
“Ул геройларча гамәл кылды. Аяныч, әлбәттә, үзе үлде, балалар үлде... Бүләк исә малайлар өчен булыр: әтиләре аларның гомерләре өчен үз гомерен бирде. Алар, моны белеп үссен”, – диде республика җитәкчесе.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас