Башкортстанда рөхсәтсез чүплекләрне бетерүгә 1,5 миллиард сумга якын акча тотынылачак, дип белдерде социаль челтәрләрдәге үз битендә республика Премьер-министры Андрей Назаров.
“Өч ел элек республикада каты көнкүреш калдыклары белән эш итү темасы аеруча кискен торды. Ул вакытта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча барлык муниципалитетлар белән атна саен әлеге мәсьәләне хәл итү буенча киңәшмәләр үткәрелде. Хәзер бу эш системалы рәвештә дәвам итә. Экологик характердагы мәсьәләләрне ай саен тикшерәбез. Уңай нәтиҗәләр бар.
Киләсе елда Сибайда һәм Стәрлетамакта санкцияләнмәгән ике зур чүплекне бетерә башлыйбыз. Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 1,5 миллиард сумга якын акча юнәлтеләчәк. Әлеге эшләрне башкару әйләнә-тирәнең торышын һәм халыкның тормыш сыйфатын шактый яхшыртуны тәэмин итәчәк. Эшләр "Чиста ил” федераль проекты кысаларында үткәрелә. 2024 ел ахырына кадәр Баймак, Благовещен, Дәүләкән һәм Күмертауда тагын 4 зур чүплек бетереләчәк.
Шулай ук тармакны үстерү максатында Башкортстанда Уфа агломерациясендә, Дүртөйле һәм Краснокама районнарында - каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең 3 комплекслы объектын, Чакмагыш районында чүп-чарны сортларга аеру участогын төзү, Бәләбәй, Мәләвез һәм Туймазы районнарында булган эшкәртү объектларында компостлаштыру участокларын оештыру планлаштырыла”, - дип яза Премьер-министр.