-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2022, 09:38

Суд залында кычкырып елаган

Уфадагы зәркән салоныннан 12 миллион сумлык әйберләр урлаган кызның кулга алынуы турында язган идек. Аны бу адымга кем этәргән?

Суд залында кычкырып елаган
Суд залында кычкырып елаган

"Башинформ» агентлыгы Уфадагы зәркән салоныннан урланган кыйммәтле әйберләрнең кайда булуы хакында хәбәр итә. Аларны урлауда Дзержинскида туган 22 яшьлек кыз гаепләнә.

«Гаепләнүченең сүзләренә караганда, зәркән салонына аны, янәсе, ниндидер консалтинг фирмасы эшкә урнаштырган — игелек күрсәткән, ярдәм иткән. Шул ук вакытта, бу фирма вәкиле асылташлар сату компаниясе турында мәгълүмат җыярга кушкан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, фирманың бер вәкиле яшь кызның башын бутаган. Ул аңа ышанган.

Нәтиҗәдә, ул бу җәүһәрләрнең барысын да җыярга кушкан, янәсе, аларны ялган әйберләр белән алыштырырга һәм витриналарга кайтарырга ниятләгәннәр. Яшь хезмәткәр "эшнең" үз өлешен башкарган (күзәтү камераларына игътибар итмичә), алтын, бриллиантлы тартмаларны шул фирманың вәкиленең ышанычлы кешесенә биргән, тик моның урынына берни дә алмаган», - дип белдергән хокук саклау органнарында «Башинформ» чыганагы.

Кулга алынучыга 20 гыйнварга кадәр арест салганнар. Ул суд залыннан кычкырып елап чыгып киткән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: