Бүген, 27 ноябрьдә, кар явуы көтелә, кайбер районнарда буран чыгарга мөмкин. Юлларда бозлавык күзәтеләчәк. Төнлә -8, -13 градус, аязытканда -15, -20, көнчыгыш районнарда -28 градуска кадәр суытачак.
Иртәгә, 28 ноябрьдә, һава торышы шулай ук салкын булачак, урыны белән кар явуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, талгын.
Һава температурасы төнлә -14, -19, аязытканда -22, -27, көндез -12, -17 градус булуы көтелә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы