"Росреестр" һәм Башкортстанның Кадастр палатасы белгечләре ноябрь азагына 1998 елдан бирле архивта кәгазьдә сакланган 2,5 миллион реестр һәм кадастр эшләрен сканерлаган һәм комплектлаган, бу гомум санның 42 проентын тәшкил итә.
"2021 елдан "Росреестр" электрон документ әйләнешен яхшыртуга, архивларны санлаштыруга һәм кәгазьдә саклана торган мәгълүматларның гомум санын киметүгә юнәлтелгән "Стоп - бумага" проектын үстерә", - дигән Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец.
Ведомство архивларын тулысынча санлаштыру якынча 2025 елда тәмамланырга тиеш. Электрон архив булдыру гариза бирүчеләрнең мәгълүматка оператив үтемлелеген тәэмин итә һәм традицион архив мәйданнарын киметә.
Фото: pravitelstvorb.ru