Очрашу 4 декабрьдә Уфада узачак «Хокукның гуманитар миссиясе — Безнең заман юнәлеше» VIII Гомумрусия юридик форумы алдыннан үтте.
Ольга Панькина белдерүенчә, 15 ел эшләү дәверендә Русия Юристлар ассоциациясенең төбәк бүлекчәсе әгъзалары республиканың 45 мең кешесенә бушлай консультация күрсәткән. Шул исәптән быел 9 ай эчендә — 3,5 мең кеше, 2021 елдагы кебек үк диярлек.
Башкортстан төбәк бүлекчәсе составы буенча иң зуры, дип билгеләп үтте Панькина. Иҗтимагый юристлар - РЮА әгъзалары, республиканың һәр муниципалитетында бар. «Әлбәттә, биредә иң мөһиме күләм түгел, ә үзәктән бик еракта яшәүчеләрнең юридик консультация ала алуы. Ә бу хәзерге вакытта бик кирәкле хезмәт», - дип билгеләп үтте депутат.
Республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче 78 үзәк булдырылган, аларда даими нигездә 1,3 мең юрист эшли.
Русия Юристлар ассоциациясенә 2005 елда нигез салынган, 2007 елда Башкортстанда төбәк бүлекчәсе төзелгән. Аның беренче җитәкчесе Радий Хәбиров була. 2016-19 елларда Андрей Назаров җитәкчелек итә.
фото: башинформ