+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 ноябрь 2022, 16:34

Уфадан Сәмәркандка туры авиарейслар оештырылачак

29 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә пассажирлар ташуны үстерү планнары каралды.

Уфадан Сәмәркандка туры авиарейслар оештырылачакУфадан Сәмәркандка туры авиарейслар оештырылачак
Уфадан Сәмәркандка туры авиарейслар оештырылачак

Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Руслан Гарипов хәбәр иткәнчә, 2022 елда шәһәр яны тимер юлы транспортыннан, фаразлар буенча, 3,6 миллион пассажир файдаланачак. Бу - узган ел күрсәткеченнән 20 процентка югарырак.

Моннан тыш, "Уфа" станциясе аша 58 пассажир поезды маршрутлары уза. Бу сегментта шулай ук пассажирлар агымының 20 процентка артуы күзәтелә. Ә 2023 елда Уфа-Казан пассажир поездын җибәрү планда каралган. Автобуста пассажирлар ташуга килгәндә, "Башавтотранс" хезмәтләре белән 2022 елның гыйнвар-октябрендә төбәкара юнәлешләрдә 370 мең пассажир файдаланган.

Башкортостан башкаласының Русия һәм чит ил шәһәрләре белән авиаэлемтәсе дә яхшы темплар белән үсә. 2022 елның ноябрь башына "Уфа" халыкара аэропорты 3,5 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән. 2022 елда Уфаның һава капкасыннан җиде яңа төбәк рейсы ачалар - Иркутск, Красноярск, Грозный, Пермь, Омск, Әстерхан һәм Нарьян-Марга. 2023 елга Владикавказ, Мурманск, Кемерово һәм Томск белән авиаэлемтәне оештыру мәсьәләсе карала.

- "Уфа" халыкара аэропорты коллективына республиканың башка шәһәрләр белән авиаэлемтәләрен үстерү буенча актив эш алып баруы өчен бик рәхмәтлебез. Безнең бурыч - Башкортстанда яшәүчеләрнең Русия һәм чит илләргә сәфәрләре өчен максималь уңайлы шартлар тудыру. Яңа юнәлешләр кысаларында мәктәп төркемнәре белән алмашу мөмкинлеген уйларга кирәк. Балаларга мондый сәфәрләр, шул исәптән патриотик тәрбия өчен дә бик кызыклы булачак. Русия тимер юллары белән уртак эш кысаларында шулай ук кызыклы проектлар күп. Аларны һичшиксез тормышка ашырырга кирәк, - диде Радий Хәбиров.

Фото: put-okt.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас