+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 ноябрь 2022, 14:14

Кайтам бүген, "чувак"!

Илсөя Бәдретдинованың Уфада гына да 10 концерты көтелә. Ә Русия буйлап ничәүдер... Улына кем "күз-колак" икән?

Кайтам бүген, "чувак"!
Кайтам бүген, "чувак"!

Илсөя Бәдретдинова белән Илфак Шиһаповның улы Нариман кечкенә чагында әти-әнисе белән гастрольләрдә йөрде. Кушнаренкодагы концерттан соң авариягә юлыкканда да Нариман алар белән иде. Бәхеткә, урындагы табиблар аларны тиз аякка бастырды, иҗатын яратаучылар да аларга зур ярдәм күрсәтте.

Хәзер Нариман - җиткән егет, югары уку йорты студенты инде. Кирәксә, үзе дә теләсә кемгә күз дә, колак та була ала. Илсөя өчен бик катлаулы чорда аңа ябырылган "виртуаль дошманнар"ыннан яклап чыкканда әле үсмер генә иде, димәк, чыныгып үскән егет!

Илсөя үзе еш кына Ходай кыз бирмәгәнгә үкенә, аның белән янәшә булырдай ир-егеткә авырга төшәчәген аңлап көрсенә. Аның каравы, нинди улы бар! «Кайтам бүген, «чувак»! Фикус, идән, сөт, күкәй, туалет кәгазе һ.б. Яратам!» – дип язган ул Нариманга социаль челтәрдә һәм улының фотоларын куйган.

Хатын-кызны үзе янындагы буй җиткергән улы бизи, диюләре хактыр. Фотоларда икесе дә күркәм, бәхетлеләр.

Тормышның барлык "эски"ләрен читкә куеп, "Нәрсә җитә Ана булуга!" дип янә бер кабатлыйсы кала.

Кайтам бүген, "чувак"!
Кайтам бүген, "чувак"!
Кайтам бүген, "чувак"!
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: