- Башкортстанда 2030 елга кадәр яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле халыкның өлеше, 2017 елдагы белән чагыштырганда, ике тапкыр кимергә тиеш (12,3% тан 6,2% ка кадәр). 2020 елдан республикада керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган халык өлешен киметүнең төбәк программасы тормышка ашырыла, аны 5 блокка бүләргә мөмкин.
Беренче блок - гражданнарның керем дәрәҗәсен күтәрү. "Башкортостанстат" мәгълүматлары буенча, гыйнвар-сентябрьдә республикада уртача айлык хезмәт хакы 46 827 сумга җиткән һәм, 2021 елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 15,6 процентка арткан, бу Русия буенча уртача темптан 2,8 процентка югарырак, - диде Андрей Назаров.
Хезмәт хакын арттыру ысулларының берсе - яңа эш урыннары булдыру. Төбәк программасы нигезендә агымдагы елда 15 меңнән артык яңа эш урыны булдырылырга тиеш.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хезмәт хакы үсешенә формаль булмаган мәшгульлекне легальләштерү ярдәм итәчәген белдерде. Агымдагы елның 10 аенда республикада 17 меңнән артык граждан легальләштерелгән. 2015 елдан бирле республикада 355 меңнән артык граждан "күләгәдән" чыгарылган.
Биредә Башкортстанның һәрвакыт контроль күрсәткечне арттырып үтәгән Русия субъектлары арасына керүен билгеләп үтәргә кирәк. 2022 елның 1 ноябренә республика буенча ул 99%ка үтәлгән.
Төбәк программасының икенче блогында – товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәяләрне тотрыклыландыру. Агымдагы елда төбәктә республика товар җитештерүчеләренең авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату буенча 255 ярминкә үткәрелде. Әлеге пунктны гамәлгә ашыру кысаларында хәзерге вакытта төбәктә авыл хуҗалыгы һәм җиләк-җимеш продукциясен бүлү үзәгенең 2нче чиратын төзү эшләре алып барыла.
Программаның өченче блогы - мохтаҗ гражданнарга социаль ярдәм системасын үстерү. Республикада 5 социаль ярдәм чарасына бердәм гариза бирү юлы белән балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын билгеләү һәм түләү буенча пилот проектны гамәлгә ашыру уңышлы төгәлләнде. 1 сентябрьднән әлеге практика бөтен республикага таратылган.
Дүртенче блок - социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм. Бу - халыкның ярлылыгын киметү өчен нәтиҗәле коралларның берсе. Ноябрьгә 5068 социаль контракт төзелгән, түләүләрнең гомум күләме 588,3 млн. сум тәшкил иткән. Шулай ук министр агымдагы елның 1 июленнән АСПК кысаларында бер тапкыр бирелә торган түләүләр күләме арттырылуын искәртте: үз эшеңне ачу өчен хәзер - 350 мең, ә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга 200 мең сумга кадәр акча бүленә.
Төбәк программасының бишенче блогы - аз керемле гражданнарны социаль адаптацияләүне оештыру. Ул республика халкын финанс грамоталылыгына укытуны күздә тота. Агымдагы елның 9 аенда 8 мең кеше өчен кредитлар һәм займнар алганда җаваплы гамәл күнекмәләрен формалаштыруга 26 укыту чарасы үткәрелгән.