"Башкортстанда тернәкләндерү техник чараларын җитештерүчеләр - сигез. Алар модульле протезлар, ортопедик аяк киеме, матраслар һәм мендәрләр, кул чуклары өчен тренажерлар, дәвалау физкультурасы һәм реабилитация җиһазлары, функциональ караватлар һәм башка бик күп җиһазлар җитештерә, алардан башка инвалидларның тормышын күз алдына да китереп булмый.
Шул ук вакытта республикада һәм тулаем илдә мондый җиһазларга ихтыяҗ зур, бигрәк тә хәзерге шартларда, чөнки Русия базарыннан чит ил аналоглары китеп бара.
Ярдәм чаралары комплекслы булачак, алар берьюлы берничә министрлык линиясе буенча барачак.
Аерым алганда, без яңа җиһазлар, чимал, материаллар сатып алуга субсидияләр бирергә планлаштырабыз. Башкортстанның Сәнәгатьне үстерү фондыннан ташламалы займнар бирү турында уйлыйбыз: елына 1-3 процент белән өч елга кадәр 5-20 млн. сум. «Алга»да, индустриаль паркларда, ТОСЭРларда производствоны оештыру өчен мәйданчыклар сайлап алуда ярдәм итәчәкбез. Федераль дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу өчен документлар әзерләү күп вакыт таләп итә, без бу процессларны ничек оптимальләштерергә уйлыйбыз. Эчке һәм тышкы базарларда җитештерүчеләрнең товарларын пропагандалау да мөһим.
Ярдәм чаралары киләсе елдан үз көченә керәчәк, хәзер нәкъ менә бюджетны формалаштырабыз. Бу тернәкләндерү чараларын җитештерүчеләргә инвестицияләр күләмен ике тапкыр арттырырга, яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк дип саныйбыз. Ләкин иң мөһиме - без мохтаҗларны сыйфатлы техник реабилитация чаралары һәм тиешле җиһазлар белән тәэмин итә алачакбыз".