

25 ноябрь кичендә полициягә 19 яшьлек хатын элек бергә яшәгән кешенең һөҗүм итүе һәм пычак белән янавы турында хәбәр итә. Кызның полиция чакыртканын белгәч, ир кача.
Участковый шикләнелүчене Бакча боҗрасы урамындагы йортта, аның әти-әнисенең яшәү урыны буенча тапкан. Ул бик исерек булган, аңлашудан баш тарткан, үзен агрессив тоткан, полицейскийга янаган, балкон пыяласын ваткан. Полицейский аның хокукка каршы гамәлләрне туктатырга дигән таләпләренә ир җавап бирмәгән.
Шунда ул качарга була, балконга чыгып, кием арканына эләгә һәм йорт түбәсенә менеп китә. Аннан соң ул подъезд ишеге аша чардакка төшә һәм анда яшеренергә булаша.
«Шуннан соң ирне тоткарлыйлар һәм Октябрьский шәһәре буенча Русия Эчке эшләр бүлегенә китерәләр. 25 яшьлек кешегә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.21 мәддәсе буенча административ беркетмә төзелә. Шулай ук РФ Җинаять кодексының 318нче мәддәсе буенча процессуаль карар кабул итү өчен Русия Тикшерү комитетының территориаль бүлекчәсенә тапшырылачак материаллар җыела», — дип хәбәр иттеләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге матбугат хезмәтеннән.