+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 декабрь 2022, 10:26

Дөрес юлны акыллы светофорлар күрсәтәчәк

Уфада светофор объектларын модернизацияләү дәвам итә. Интеллектуаль транспорт системасы Башкортстан башкаласында "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында кертелә.

Дөрес юлны акыллы светофорлар күрсәтәчәкДөрес юлны акыллы светофорлар күрсәтәчәк
Дөрес юлны акыллы светофорлар күрсәтәчәк

Светофорларның үзләрен алыштырып, яңа юл контроллерлары һәм транспорт детекторлары монтажлана. Бу эш Октябрь проспекты, Менделеев, Жуков, Русия урамнарында бара. "Уфагорсвет" муниципаль электр челтәре предприятиесе белгечләре ел азагына кадәр 50 чатта җиһазларны яңартачак.

Светофорларны эшләүдән туктатмыйча монтажлау һәм көйләү процессы мөмкин түгел.

- Бу урамнарда яшәүчеләр һәм узып баручылардан уңайсызлыкларны аңлап кабул итүне сорыйбыз. Көйләү эшләре тәмамлангач һәм идарәнең адаптив системасына тоташкач, светофорларның эш режимнары юл хәлен яхшыртачак, тыгызлыкны киметәчәк һәм юл хәрәкәте иминлеген арттырачак, – дип билгеләп үтә "Уфагорсвет" предприятиесенең баш инженер урынбасары Фәррух Садыйков.

Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте белән идарә итү үзәге төп элемент булачак, аны төзү эшләре 2022 ел ахырына кадәр тәмамланачак. Ул Октябрь проспектындагы 147нче йортта урнашачак. Проектлау һәм төзекләндерү белән "Интеллектуаль техник системалар" фәнни-җитештерү берләшмәсе шөгыльләнә, заказ бирүче - "Транспорт дирекциясе" дәүләт казна учреждениесе.

Шуңа күрә уфалыларны тагын бер тапкыр сабырлык күрсәтергә, кирәк булганда һәм ашыкканда альтернатив маршрутлар кулланырга өндиләр. Нәтиҗә буларак - Уфа безнең илдә алдынгы акыллы хәрәкәт белән идарә итү системалы булырга тиеш.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас