+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2022, 10:10

Кечкенә кыз әнисе кулыннан чак ычкына алган

Әниләр йөрәге бик зур дисәләр дә...

Кечкенә кыз әнисе кулыннан чак ычкына алган
Кечкенә кыз әнисе кулыннан чак ычкына алган

Бишбүләк районында яшәүче хатын үзенең кечкенә кызын картәнисен яклаган өчен бик каты кыйнаган.

Авылда яшәгән хатынны җаваплылыкка ике тапкыр җәлеп иткәннәр. Исерек чагында чираттагы тапкыр әнисе белән ачуланышкач, әлеге гаугага кечкенә кызы да кушылган. Ачуы чыккан хатын кызын чәчләреннән тотып алып, төрле якка бәргәли башлаган. Шуннан соң ул йодрыгы белән берничә тапкыр баланың эченә һәм бер тапкыр битенә суккан.

Арытаба картәнисе оныгын яклап, аны кызыннан тартып алырга тырышкан. Ләкин хатын аның да эченә типкән, йодрыгы белән битенә суккан һәм уң кулын тешләп алган.

Шуннан соң хатын кечкенә кызын почмакка илтеп кыскан да, «Мин сине барыбер үтерәм!» - дигән сүзләр белән бер кулы белән тотып, кызын бик каты кыйный башлаган. Бәхеткә, кыз бала әнисенең кулыннан ычкынып, урамга чыгып кача алган.

Суд ананы ике ел һәм җиде айга колониягә җибәргән.

 

Фото:  imena.guru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: