+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 декабрь 2022, 09:45

Вебинар үтәчәк

Республиканың Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты «РАД» электрон сәүдә мәйданчыгы белән берлектә вебинар үткәрә.

Ул республиканың заказчыларына һәм тәэмин итүчеләренә методологик ярдәм күрсәтү максатларында «Сатып алуларны тормышка ашырганда милли режим буенча норматив-хокукый актларны куллану үзенчәлекләре: 44-ФЗ буенча сатып алулар кысаларында чит ил сәнәгать товарларын кертүне тыю һәм чикләү» темасына багышланачак.

Вебинар 2 декабрьдә, 11-00 сәгатьтә узачак.

-Дәүләт комитеты Башкортстанның дәүләт заказчыларына методологик ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирә, № 44-ФЗ кысаларында республиканың һәр министрлыгы һәм ведомствосы тарафыннан милли режим буенча законнар белән билгеләнгән сатып алулар нормативына ирешү эше даими нигездә алып барыла, - диде Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас