+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 декабрь 2022, 10:36

Безнең кызлар булдырыр!

Уфада хатын-кызлар эшкуарлары ассоциациясенә нигез салынуга 30 ел тулуга багышланган юбилей чаралары кысаларында «Ел хатын-кызы-директоры» конкурсының республика этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Безнең кызлар булдырыр!Безнең кызлар булдырыр!
Безнең кызлар булдырыр!

Масштаблы конкурс 1996 елдан бирле үткәрелә һәм бизнеста зур уңышларга ирешкән, төбәкнең социаль-икътисади программаларын гамәлгә ашыруга үз өлешен керткән, җәмәгать эше һәм хәйриячелек белән шөгыльләнүче хатын-кыз лидерларының казанышларын билгеләп үтәргә мөмкинлек бирә.

Чарада катнашучыларга республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров юллаган хатта мондый сүзләр бар: «Бүген хатын-кызлар бизнесы Башкортстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының мөһим, тиз үсә торган өлешен тәшкил итә. Хатын-кыз эшкуарлар күп өлкәләрдә зур уңышларга иреште - интеллектуаль милек, социаль тармак белән бәйле бизнес уңышлы үсә. Башкортстанның барлык хатын-кыз-эшкуарларына алга бару һәм билгеләнгән планнарын һәм идеяләрен тормышка ашыруда уңышлар телим».

Быел конкурска 30дан артык катнашучы гариза биргән. Финалга Уфа, Туймазы, Дүртөйле, Күмертау, Стәрлетамак, Октябрьский шәһәрләреннән һәм Иглин, Гафури, Авыргазы, Шаран, Миякә районнарыннан 20 җитәкче хатын-кыз чыкты.

Республика конкурсы лауреатлары Башкортстанны Мәскәүдә Федерация Советы патронаты астында үткәрелә торган Бөтенрусия этабында тәкъдим итәчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас