Сишәмбе көнне үткән атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров район башлыкларына урамнарны кардан чистарту эшен көчәйтергә кушты. Ул ассызыклавынча, соңгы елларда республика техниканы актив сатып алган, димәк, бу эш өчен көч һәм чаралар бар. “Бернинди гадәттән тыш хәл юк. Кыш килде, шул гына... Кайда да булса өзеклек килеп чыкса, миңа хәбәр итүегезне сорыйм. Бу мәсьәлә белән шәхсән шөгыльләнәчәкмен. Чөнки мин монда эшләгән елларда без ел саен техника сатып алдык. Эшне тиешенчә оештырыгыз. Уфага аерым игътибар бирү мотлак!” — диде республика җитәкчесе.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының дүрт күрсәткече борчылу тудыра. Бу хакта оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмә-туллин хәбәр итте. Ул республикада медицина ярдәменең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыру турында сөйләде. Республика җитәкчесе, гомумдәүләт проекты күрсәткечләрен үтәмәү куркынычы бармы, дип сорады. “Кадрлар буенча дүрт күрсәткеч. Аларның икесенә шартлы рәвештә ирешеп була. Ә икесенә — тәэмин ителеш буенча, мөгаен, юктыр”, — диде Айрат Рәхмәтуллин. “Димәк, сез минем йөкләмәне үтәмисез. Сезне тыңласаң, барысы да яхшы кебек. Бу, чыннан да, шулай. Күп техника сатып аласыз, күп төзибез. Йөзләгән фельдшер-акушерлык пунктларын үзгәртәбез. Тик кешеләр табибка эләгә алмый интегә”, — дип борчылуын белдерде Радий Хәбиров.
Агымдагы елның декабреннән Уфа — Белорет маршруты буенча көндәлек шәһәр яны поездлары йөри башлаячак. Бу хакта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Руслан Гарипов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, “Көнчыгыш экспресс” проектын гамәлгә ашыру республикада иң катлаулы трасса-ларның берсен бушатачак.
Башкортстанда шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар ташуны узган елдан актив үстерә башладылар. Экспресс-поездлар Уфа — Кумертау — Ырынбур, Уфа — Айгир, Уфа — Приют — Абдулино маршрутлары буенча йөри. Төбәктә яшәүчеләр уңайлылыкны лаеклы бәяләп, шәһәр яны поездларыннан актив файдалана. Әйтик, быел тимер юл транспортында 3,6 миллион пассажирны йөртү планлаштырыла.
Башкортстан башкаласыннан Сәмәркандка туры рейслар оештырылачак. Очыш программасы киләсе елның мартында эшли башлаячак. Башкала аэропортының генеральный директоры Александр Андреев хәбәр итүенчә, тиешле үзгәрешләр хөкүмәтара килешүгә кертелгән инде. Моннан тыш, киләсе елның маеннан Минскига туры рейслар җибәрелергә тиеш. Радий Хәби-ров билгеләп үтүенчә, бу юнәлешләрдә самолетлар җибәрү мәктәп укучылары белән алмашу программасын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев мәктәптә туклануны оештыру өлкәсендә хокук бозулар санының кимүен белдерде. Әйтик, былтыр мониторинг мәктәп ашханәләренең 64 процентында аш әзерләү технологиясен бозуны ачыклаган булса, быел әлеге күрсәткеч учреждениеләрнең 36 процентында күзәтелгән.
Моннан тыш, төбәк туклану операторлары үз предприятиеләренең дә, мәктәп азык-төлек блокларының да матди базасын үстерүгә һәм ныгытуга акча кертә башлады, дип ассызыклады министр.
Башкортстанда соңгы өч елда республика мәктәпләре ашханәләрендә урындагы җитештерүчеләрдән алынган сыер ите өлеше 84,3 процентка арткан.
Шулай ук министрлык мәгълүматларына караганда, мәктәп ашханәләрендә урындагы тәэминатлардан алынган кош ите — 17, тавык йомыркасы — 33 һәм яшелчәләр 22 процентка арткан.
Радий Хәбиров республика шәһәрләре һәм районнары хакимиятләре җитәкчеләренә мәктәп ашханәләрен шәхсән тикшерергә кушты. “Кешеләр безне мәктәптә туклануны оештыру өчен әле дә тәнкыйтьли. Монда хыялга бирелергә кирәк түгел. Шушы һәм киләсе атнада мин һәр муниципалитет башлыгыннан үз мәктәпләре буенча узуын сорыйм, — диде Радий Хәбиров.
Шул ук вакытта Башкортстан Башлыгы төбәк тәҗрибәләренең Русиянең туклануны оештыру системасында алда баруын таныды. “Без федераль конкурсларда уңышларга ирешә башладык, әмма монда, һичшиксез, контроль кирәк”, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.