+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 декабрь 2022, 15:10

Яңача эшләргә өйрәнәбез

16-18 декабрьдә Казанда Идел буе федераль округы медиа- һәм PR-белгечләре өчен "Яңа медиа остаханәсе 0.2" медиаинтенсивы үтәчәк.

Яңача эшләргә өйрәнәбезЯңача эшләргә өйрәнәбез
Яңача эшләргә өйрәнәбез
Медиапроектлар булдыру чараның мөһим нәтиҗәсе булачак. Алар төбәк үзенчәлекләренә махсуслашачак һәм конкрет бурычларны хәл итүгә юнәлтеләчәк.

"Яңа медиа остаханәсе"н тәмамлаучыларның берсе - Башкортстаннан экспедиция фотографы Алия Солтанова. Быел ул Красноярскида дүрт ай дәвамында укыды. Аның сүзләренчә, команда 80 кешедән торган: журналистлар, блогерлар, режиссерлар, контент-мейкерлар. Остазлар һәм экспертлар ролендә күренекле медиаперсоналлар - журналист Владимир Соловьев, сценарист Марина Скалкина, Русия шагыйре, киноактер һәм телетапшырулар алып баручысы Владимир Вишневский һәм башкалар булган.

“Бергәләп туры эфирлар алып бардык, анда тема башланырга берничә минут кала әйтелде. Подкастлар ясадык, төшерергә һәм монтажларга өйрәндек. Яңа проектлар уйлап таптык. Бу чикләрне киңәйтә", - дип искә ала Алия Солтанова.

"Яңа медиа остаханәсе» проекты кысаларында беренче чара ноябрьдә Красноярскида узды, анда Себер федераль округының 60 белгече катнашты.

Проект «Русия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Сенеж» идарә остаханәсе һәм «Диалог» АКБО белән берлектә Президентның Мәдәни башлангычлар фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас