

Бу вакыйга иртән Чишмә – Аксеново – Кыргыз-Миякә автомобиль юлында булган. Трассада “Шкода Октавия” һәм “Дэу Нексия” бәрелешкән.
Авариядә ике машина водителе дә зыян күргән. Алар ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатылган. Кызганычка каршы, “Нексия” водителе дәваханәдә үлгән.
Билгеле булганча, һәлак булган шоферның транспорт йөртү таныклыгы булмаган. Әлеге вакытта экспертизалар үткәрү билгеләнгән, шул исәптән кандагы алкоголь һәм башка матдәләрне тикшерүгә. Авария факты буенча тикшерү башланган.
Уфаның Орджоникидзе районында пассажир транспорты юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Башкортстан буенча ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, Октябрь проспектындагы “Дан бульвары” тукталышы каршында өч машина: “Лотос” белән “Форд Транзит” автобуслары һәм “Datsun”автомобиле бәрелешкән.
Юл һәлакәтендә “Датсун” пассажиры зыян күргән. 32 яшьлек кыз баш җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.
Һәлакәт урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре эшли. Детальләр ачыклана. Юл-транспорт вакыйгасы буенча тикшерү башланган, дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Уфаның Киров районында үлемечле юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, авария Менделеев урамында, Гурьев базары территориясендә булган. Башлангыч версия буенча, 44 яшьлек ир, “ГАЗель” машинасында йөк төяү зонасында артка хәрәкәт итеп, җәяүлене бәрдергән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә, 73 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган.
Резида ВӘЛИТОВА.