"Бу музей гына булмаячак: без Чишмә районында зур фәнни-популяр, тикшеренү һәм агарту, мәдәни, туристлык үзәге булдырырга уйлыйбыз. Анда һәркем үзе өчен кызыклы нәрсәләр табачак.
Иң заманча музей технологияләре буенча оештырылган экспозициядән тыш, биредә Һөнәрчеләр шәһәре һәм сәүдә мәйданы булган этнографик комплекс, киңкүләм һәм спорт чаралары уздыру урыны, экомузейлы башкорт атлары үзәге һәм башкалар барлыкка киләчәк. Кунакханәләр һәм зур шифаханә комплексы төзергә уйлыйбыз.
Бу республика үзәгендә яңа тарту урыны булачак. Хәзерге заманны аңларга һәм үзебезне табарга, тамырларыбызны аңларга ярдәм итәчәк урын. Ул көч урынына әйләнәчәк".
Фото: башинформ