+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 декабрь 2022, 02:18

Кырык сәгать! Һәм син Африкада...

Чакмагышка кайту гына түгел шул бу... Рөстәм Нәбиев "кара кыйтга"га барып җиткән!

Кырык сәгать! Һәм син Африкада...Кырык сәгать! Һәм син Африкада...
Кырык сәгать! Һәм син Африкада...

Якташыбыз, дөньяның иң биек тауларына кулларында менүче гаҗәеп кеше, Уфа мэры киңәшчесе Рөстәм Нәбиев, Африканың иң биек вулканына менү өчен, Танзаниягә китте дип язган идек. Биредә ул аның иң югары ноктасына – Килиманджаро вулканына (5895 м) менәчәк.

Сәяхәт ул көтмәгәнчә башланган.

«Дубайда иң катлаулы күчеп утыру булды. 8 сәгать буе каядыр йөрттеләр, кайдадыр нидер көттек. Аңлашылмады… Алда өченче тапкыр күчеп утыру көтелә. Нейроби, Кения. Анда 4 сәгать очасы. 2 сәгать көтәргә туры киләчәк. Аннары безнең маршуртның соңгы пункты Килиманджарога очабыз», – дип хәбәр иткән Рөстәм социаль челтәрдә.

Шулай ук ул рейсның тоткарлануы турында да язган.

Нәтиҗәдә, ул дусты белән 40 сәгать юлда булганнан соң, Килиманджарога исән-имин барып җиткән.

Исән-сау әйләнеп кайт, Рөстәм!

Кырык сәгать! Һәм син Африкада...
Кырык сәгать! Һәм син Африкада...
Кырык сәгать! Һәм син Африкада...
Автор:Резида Валитова
Читайте нас